Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылында Бөек Ватан сугышы елларын искә алдылар

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантана үтте.

Түбән Чыршылы авылының Жиңү паркында Жиңүнең 78 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте.

Мәктәп укучылары сугыш чорындагы батырлыкларны, авыр вакытларны яктырткан шигырьләр, җырлар сөйләде.

Шулай ук, тантанада сугыш чоры балалары: Мөгәззәмә апа Гайнетдинова, Әнәс абый Кадыйров та үзләренең авыр балачаклары турында сөйләп, яшь буынга тыныч көннәр, бәхетле булып үсүләрен, яхшы һөнәр ияләре булуларын теләделәр.

Кем генә чыгыш ясаса да, тик бер теләк яңгырады: "Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, үзебез исән - сау булыйк. Тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарын хөрмәт итик, Җиңү өчен башларын салган авылдашларны туганнарны онытмыйк", дип язылган Түбән Чыршылы мәктәбенең ВКонтакте официаль сайтында

Фото һәм мәгълүмат ВКонтакте алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев