Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылында әдәби пикник оештырганнар

Пикник – матур табигать кочагында ризыктан авыз итеп, табигать белән хозурлану дигәнне аңлата.

Баксаң, әле әдәби дигәне дә була икән. Дөрес, бу Урдалы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылның матур әдәбият укырга яратучылары  уйлап чыгарган формат.

Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән мондый төрдәге чараны уздырырга күптәннән хыялланып йөргәннәр. Менә бакча эшләре тәмамланды, озын кара көзләргә керер алдыннан әдәби китапларны барлау вакыты җитте.

“Көзнең матур соңгы көне, аннары салкынайта, яңгырлар башлана дип тиз генә җыелыштык та, авылдан ерак булмаган Тегермән болыны дип аталган урынга юл алдык”, - дип сөйли әлеге чарада катнашучыларның берсе Әлфинур Галимова. Үзләре белән чәй кайнатырга самавыр, чәй янына тәм-томнар алганнар.

“Авылда бик матур урыннар күп. Шуларның берсе – без барган болын. Каршыда гына – тау. Шул тирәдә Шушма елгасына кушыла торган кечкенә генә инеш тә чиста суы белән салмак кына ага. Елга тирәсендәге әрәмәлек чиста итеп чабылган. Яшьләр  өстәлләр, эскәмияләр ясап куйганнар”, - ди Әлфинур апа.

 Китапханәче Минзилә Җиһаншина үзе белән китаплар алып барган. Әлфинур апа кулына якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның “Аклыкка сыену” китабын алган. “Китапны кулыма алып, урта бер битен ачуга “Килә җәйне сузасы” дигән шигырь язылган бит ачылды. Безнең бүгенге халәтебезгә, чарага туры килә торган шигырьне эзләсәң дә, табып булмас иде әле”, - ди ул.

Әдәбият сөючеләр китаплардан өзекләр, шигырьләр укып, самавырдан тәмле чәй эчеп, аралашып утырганнар.

 

Розалия Мостафина

фотолар: Ә. Галимовадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев