Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалылар окоп шәмнәре ясады

Урдалы авылы махсус хәрби операция өчен ярдәмен күрсәтә.

Күптән түгел  мәдәният йортына җыелып, авыл халкы окоп шәмнәре ясауга алынды. Авыл активисты Әлфинур апа Галимова уңган апаларны, шулай ук ир-атларны да өмәгә чакырды.

Башта парафин алыр өчен авыл халкы акчалата ярдәм иткән. 80 килограмм парафинга заказ биргәннәр.

Аннары клубта шәм ясау буенча өмә уздырганнар. “13ләп хатын-кыз килде эшләргә, шулай ук ике ир-ат та бар. Бу юлы эшләргә җайлырак булды: чөнки урамда мич куеп, шунда парафинны эреттеләр. Узган ел окоп шәмнәре ясаганда электр плитәсе өстендә эреткән идек”, - дип сөйли Әлфинур ханым.

Берничә көн дәвамында эшләп, 400гә якын окоп шәме ясаганнар.  

Тулырак «Заман сулышы» газетында 24 гыйнвар анында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев