Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы мәдәният йортында узган өлкәннәр бәйрәменә 100 яшьлек Маһирә әби дә килгән

1 октябрьдә Урмышлы авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен чара үткәрделәр.

Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучы өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы үткәрде. 

Бәйрәм чәй табыны артында җыр-бию, матур теләкләр әйтеп котлаулар, уеннар белән узды. Өлкәннәр барлык программада катнашты. 

Әлеге чарага авылның иң өлкән кешесе – йөзьяшәр Маһирә Вәлиеваны чакырганнар. Аңа март аенда йөз яшь булган. Ул да бәйрәм чарасын ошаткан, хәтта бию көенә биеп тә алган.

“Бәйрәмгә чакыру килгәч, әни барасым, күрәсем килә диде, - ди кызы Гөлзинә ханым. – Әнинең сүзе закон кебек, шунлыктан без каршы килә алмадык. Исән чагында тәрбияләргә, хәленә керергә икәнен аңлап яшибез. Шушы бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Ландышка, китапханәче  Гөлиягә, олыларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытына карамастан ярдәм итүче, җитез, уңган социаль хезмәткәрләр Флера, Рәйхана, Гүзәл, Гөльнар, Ләйсәнгә чиксез рәхмәтләребезне житкерәбез”, - ди Гөлзинә ханым.

 Аның әйтүенчә җыр, бию, уеннар, котлаулар, татлы ризыклар белән корылган өстәл, бер-берсе белән аралашу, фотоларга төшү – олылар өчен зур чара, үзенчәлекле көн булган. Чыннан да, олы кешегә ни җитә. Җылы сүз, игътибар кирәк. 

Авыл советы һәм «Хәбибуллин  Ф.З» фермер хуҗалыгы һәр өлкән кешегә бүләк ясаган иде.

 

фотолар: Урмышлы мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев