Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр җитә

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү арттырылды – ул 2 миллион сум тәшкил итә.

Бу ил буенча иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрне кушып исәпләнә:

Татарстаннан – 1,3 миллион сум,
РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум,
ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.
Махсус операция зонасында хәрбиләр акчалата тәэмин ителә – аена 210 мең сумнан башлап түләү ала.

Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең һәм чит ил гражданнарының юл һәм рәсмиләштерү вакытына яшәү чыгымнары түләнә. Ул бер көннән дә артык вакытка сузылмый. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы һәм ИНН алырга ярдәм итәчәкләр.

Татарстанда контракт төзүченең хәрби частьне һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны төзү белән хәрбиләргә шундук бер тапкыр бирелә торган түләү, обмундирование, барлык кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты бирелә. Махсус операция зонасына китәр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби әзерлек уза. Укулар Татарстан һәм Самара өлкәсендәге махсус полигоннарда үтә.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган ташламалар гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли. Контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусы бирелә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru  сайтында яки 117 телефоны һәм 8 (85595) 5-08-94, 5-08-96, 5-19-22 телефоннары  буенча белергә була.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев