Районыбызның Куакбаш авылы мәдәният йортында бик җаваплы һәм изге чара – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узды.
Әлеге концертны оештыручы, инициатор – шушы авыл егете, бүгенге көндә хәрби операциядә бурычын үтәүче – Муса Бегжанов. Концертта исә чын талант ияләре чыгыш ясаган. Шагыйрь, җырлар авторы, күп мәртәбә СВО зонасына гуманитар ярдәмнәр илтүче, “Егет без” волонтер төркем җитәкчесе, Мөслим районы егете – Рүзәл Минһаҗев һәм аның иҗат төркеме сәхнәне гөрләткән. Ә инде махсус кунак буларак, Татарстанның халык артисты Марат Галимовның килүе концертны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәргән.
“Искиткеч концерт булды. Ул җырлар, биюләр – бик матур иде. Авылдашыбыз Мусаның изге башлангычын күтәреп алган, концертка килеп үз өлешен керткән, егетләргә булган ярдәмне җиткергән һәр тамашачыга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын да күбрәк тамашачы күрергә дип өметләнгән идек тә, югыйсә концерт турында алдан социаль челтәрләргә дә куйдык, “сарафан радиосы” да яхшы эшләде”, - ди Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.
Концертка Куакбаш авылыннан тыш, тирә-күрше авыллардан: Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Федотовкадан килгәннәр, шулай ук Әлмәттән, Чаллыдан да кайтучылар булган.
Авыл клубы фойесына СВО зонасына ярдәм күрсәтер өчен махсус тартма урнаштырылган. Халык шунда күңеле кушканча акчалата ярдәм күрсәткән. Соңыннан аны Мусага тапшырганнар. Ул шушы көннәрдә хәрби операциягә юл тоткан. Аның белән бергә гуманитар йөкне илтүдә булышырга дип, Рүзәл Минһаҗев та киткән.
Моннан тыш куакбашлылар Муса аша 1233нче полкка маскировка челтәрләре җибәргәннәр. Шулай ук Куакбаш авылыннан икенче бер хәрбигә, 430нчы полктан кайткан хәрбигә “С любвоью и молитвами” волонтер төркеме медикаментлар җибәргән.
Нет комментариев