Яңа Иштирәк халкыннан тартма-тартма гуманитар ярдәм (+фотолар)
Халыкның шәфкатьлелеге - чиксез.
Яңа Иштирәк авылының киң күңелле, уңган апалары хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә җибәрергә дип 1 мең 500 йомыркадан токмач ясадылар.
“Токмач кисәбез дигәч, халык дәррәү купты. Баштагы ике көндә 460 йомыркадан җәемнәр ясап киселде. Токмачны тулысынча әзерләп бетерүне 10 көн эчендә тәмамладык, шимбә-якшәмбе ял көне булды, ул көннәрдә эшләмәдек”, - дип сөйли Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова.
Токмач кисәргә дип авыл мәдәният йортына иртәнге якта бер төркем килсә, кичке якта икенче төркем апалар, ханымнар килеп эшләгән. Әлбәттә, токмач өчен камырын ясап, аны кисеп, токмачларны киптерәсе дә бар бит әле. Бу очракта балалар бакчасы ярдәмгә килгән. Кискән токмачларны ул бинада, шулай ук авыл советында, клубта да киптерергә туры килгән. Киптерү өчен кайнар һава өрдертеп тә эшләгәннәр, кыскасы, җаен тапканнар.
“Эш конвейер сыман барды: берәүләр баса, икенчеләре җәя, өченчесе киптерә, дүртенчесе кисә”, - ди авыл башлыгы.
Шунысы бар: токмачка дигән йомыркаларны халык китергән, он белән дә ярдәм иткәннәр. Берәүләр он, йомырка, шулай ук акчалата да ярдәм күрсәтеп торса, уңган хуҗабикәләр токмачны өлгертеп торган. Авыл башлыгы әйтүенчә, әле тагын кайберәүләр өйдән торып та булышлык күрсәткән: алар өйдә токмач әзерләп биргән. Үзләре килә алмаса да, өйләреннән ярдәм иткәннәр.
Халык бик күп-күп әйберләр китергән: алар арасында җылы киемнәр, носкилар, азык-төлек, кофе, чәй, консерва, пюрелар, тиз әзер була торган ашлар, бал бар. Әлбәттә, финанс ярдәме дә кирәкле гамәл икәнен аңлый Яңа Иштирәк халкы.
Медикаментлар өчен 10 мең сум акча җыелган. Барлык әйберләрне мәдәният йортында тартмаларга яхшы итеп төяп, шәһәргә “Ярату һәм догалар белән” (С любовью и молитвами”) волонтер штабына илтеп кайтканнар, ике тапкыр илткәннәр.
Волонтер төркем җитәкчесе Эльмира ханым әйтүенчә, Яңа Иштирәк авылы халкыннан шундый зур ярдәм күпме хәрбиләргә шатлык китерәчәк. “Шулкадәр күп токмач кискәннәр! Кулларына җиңеллек бирсен, кемнәр бу эштә катнашкан, кемнәр әйберләтә яки акчалата булышкан – барысына да зур рәхмәт”, - ди Эльмира ханым.
Яңа Иштирәктән ярдәм бик вакытлы килгән. Чөнки “Ярату һәм догалар” штабындагы волонтерлар кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрне буш кул белән җибәрмиләр. Алар янына “Сим” позывное булган хәрби кергән, аңа токмач, азык-төлек продуктлары, медицина кирәк-яракларын биреп җибәргәннәр. Моннан тыш волонтер апалар отпусктан китә торган һәр хәрбигә тәмле камыр ризыклары да пешереп, китә торган йөк янына шушы тәмлүшкәләрне куялар.
Гомумән алганда, әлеге волонтер штаб төрле яклап ярдәм күрсәтүләрен дәвам итә. Белгородка госпитальгә дә җибәрергә өлгерәләр.
Яңа Иштирәк халкы исә мәрхәмәтле эшләрне дәвам итә. Хәзер алар блиндаж шәмнәре ясауга тотына. Картоннарны кисеп куя башлаганнар инде, парафинга заказ ясаганнар.
Розалия Мостафина.
фотолар: авыл җирлегеннән
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 21 февраль санында була.
.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев