Иске Шөгер авылы апалары токмач кисеп хәрби операциягә гуманитар йөк белән озаттылар
Районыбыз авыллары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүнең төрле юнәлешен башкара.
Азык-төлек белән дә, маскировка челтәрләре, чәй пакетлары, окоп шәмнәре ясап та ярдәм итәләр.
“Ничек тә ярдәм итәрбез, исән-сау гына кайтсыннар” – әнә шундый девиз белән яши хәрби операциягә ярдәм итүче якташларыбыз.
Игелекле ярдәмнән Иске Шөгер читтә калмады. Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова хәрбиләргә кул токмачы кисеп, әзерләп җибәрүне оештырды.
Ватсап аша авыл төркемендә белдерү куелгач, Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылларында яшәүче апалар, уңган ханымнар башларына яулыкларын бәйләп, алъяпкычларын киеп мәктәп ашханәсенә җыелды. Лилия ханым он алып килсә, апалар токмач өчен йомырка алып килергә дә онытмаганнар. Шулай ук Иске Шөгер мәчете дә бу эшкә үз өлешен керткән.
Токмач кисәргә килгән апалар арасында газиз улларын хәрби операциягә озаткан әниләр дә булган. Энҗе апа, Гөлия апа күңелләрендәге борчуны йотып, бары тик уллары турында гына уйлап, изге теләкләр теләп эшләделәр. Игелекле эшкә кушылган һәр хатын-кыз күңеле җылысын кушып, токмач камыры ясадылар, кистеләр.
“Моннан тыш балалар солдатларга хатлар язды, рәсемнәр ясадылар”, - ди Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев