Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Керкәле авылының хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләре ярдәмсез калмый

Уллары, абыйлары, туганнары махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә, аларның гаиләләре “кайгырту” дигән канат астына алынган, матди һәм рухи ярдәмнән читтә калмыйлар.

Керкәле авылы гаиләләре әнә шулай диләр.

Венера белән Рәсим гаиләсендә өч малай һәм бер кыз. Өлкән уллары – Раил 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. Бүгенге көндә мотоукчы гаскәрләрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Хәрби операциядә “Заря” позывное алган. Май аенда кыска вакытлы ялга кайтып киткән. Хәрбине сагынып көтеп торучылар бар: әти-әнисе, сеңелесе һәм туганнарыннан тыш, хатыны Миләүшә, 6 айлык кызы Риана (ул әле февральдә туган гына). Киләчәктә әнисенең бала тәрбиялү буенча отпускасы беткәч, кызчыкка балалар бакчасында чираттан тыш урын бирәчәкләр.

Венера белән Рәсимнең икенче улы – Рамил бүгенге көндә армиядә хезмәт итә, май аенда киткән. Әлбәттә, әти-әни өчен ике уллары да читтә булу – борчу-кайгыру, ләкин икенче яктан карасаң, илне саклар өчен бөркет сыман уллар үстергәннәр. Ә өченче уллары – Ришат Самарада университетта белем ала. Кызлары Ралина исә 7нче сыйныфта укый.

Гаиләнең хуҗабикәсе Венера ханым ярдәм турында сөйли: “Быел җәй аенда безгә 6 куб утын китерделәр, безгә озакка җитәчәк әле. Гуманитар ярдәм буларак, көнкүреш химиясе – юа торган әйберләр тапшырдылар. Сорау булса, без авыл башлыгына мөрәҗәгать итәбез. Ленар Инзирович ярдәм итүдән баш тартмый. Ул әле күптән түгел безнең хәрбиләргә “Газель” машинасы илтте. Шулай ук район җитәкчелегенә дә алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтеп торулары өчен бик зур рәхмәт”, - ди ул.

Авыл башлыгы Ленар Бигманов хәрбиләр белән һәрвакыт элемтәдә тора. “Аларның теләкләре булса, район җитәкчелегенә җиткерәм, киләсе гуманитар йөкне җыйганда исәпкә алсыннар өчен. Шулай ук үзебезнең көчебез белән дә ярдәм итәргә тырышабыз, үзем ул әйберләрне илтәм, хәрбиләргә адреслы посылкаларын тапшырырга тырышам. Керкәле авылына урман хуҗалыгы тарафыннан 6 машина утын бирелде, шуның бишесе – мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен, берсе – контрактник гаиләсенә”, - ди Ленар Инзирович.

Хәрби Раилнең авылдашы – Салават шулай ук илебезнең тынычлыгы өчен МХО зонасында. 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Май аенда кыска вакытлы ялын авылда әнисе янында үткәргән. “Ул хуҗалыкны кайгыртучан, телефон аша сөйләшкәндә, хәлләремне белешкәч, маллар, малларга азык, бакча турында сораша”, - ди әнисе Гөлүсә апа.
Ул да ярдәм өчен администрациягә, авыл җирлегенә бик рәхмәтле. “Узган ел мунчага утын кирәк иде, мин авыл башлыгына – Линар Инзировичка мөрәҗәгать иттем. “Камаз” машинасы белән утынны китереп киттеләр, ел буена җитәрлек”, - ди Гөлүсә апа.

Кухня өчен һәм керләр юу өчен әйберләрне ул да алган. “Наборда кер юа торган порошоклар, савыт-саба юу өчен әйберләр һәм чистарта торган әйберләр, сабын бар иде”, - ди. “Нәфис” хәйрия фонды Татарстандагы МХО хәрбиләренең гаиләләренә шундый зур ярдәм чарасы күрсәткән иде.

Фәүзия белән Илшат гаиләсендә – өч бала. Төпчеге Илһам – Керкәле авылының батыр егете. Чөнки кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнеп, чыныгып үскәннәр. Абыйсы Илфат та – көрәшче.

“Минем һәр иртәм солдатларыбызга теләк теләп укылган догадан башлана. Аннары телефоннан хәбәр килмәгәнмен икән дип карыйм. “Был в сети” дигән язуны күргәч, тынычланып куям, - дип сөйли әнисе Фәүзия ханым. – Барлык солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар иде. Җиңү көне тизрәк җитсен иде”.

Әйе, һәр солдатның әнисе кебек, Фәүзия ханымның да улы өчен йөрәк өзгәләнә, күңелдә авырлык. Аларга Ходай сабырлык бирсен. Әлеге гаилә дә утынлы булган.

Авылның оста куллы, уңган-булган ир-егете, 56 яшьлек Альберт узган елның көзендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына киткән. Бура белән эш иткән оста буларак, ул анда блиндажлар ясау буенча белгеч, бригадир. Апасы әйтүенчә, Альбертның кулыннан килмәгән эше юк. “Барысын да эшли, өйдә дә, йортта да”.

Өч туган: Альберт, Гөлназ, Роберт үскән өйдә күптән түгел янгын чыккан. Өйне яңадан Роберт төзи. Ул да шулай ук һәр эшкә уңганлык күрсәтә. Ярдәмне авыл башлыгы да, авыл халкы да күрсәткән, чыннан да, биредә бердәм халык яши. “Без Ленар Инзировичка рәхмәтле, бәйрәмгә бүләкләр китерә. Утын да китереп киттеләр. Альберт абыйның хәлен гел сорашып тора”, - ди Гөлназ.

Язма кыскартылды, тулысынча «Заман сулышы» газетында үткән атнада басылды.

Ильмира Гареева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев