Лениногорск районыннан алгы сызыкка 2 миллион тоннага якын гуманитар ярдәм китте
СВО

Лениногорск районыннан алгы сызыкка 2 миллион тоннага якын гуманитар ярдәм китте

Махсус хәрби операция дәвам итә, шуның белән бергә шәһәр һәм район халкы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүдән арымады, бу эш дәвам итә.

Волонтерлар эшчәнлеге турында газетыбыз битләрендә язып, аларның эшчәнлеген яктыртып торабыз. 

Бу юлы да игелекле максат белән “Арго” директоры Рамил Асадуллин һәм Лениногорск УТТ бүлек җитәкчесе Илнур Загиров гуманитар ярдәмне алып киттеләр. 
Гуманитар ярдәмдә хәрби операциягә кирәкле әйберләр: запас частьлар, генарторлар, техник майлар, мөһим инструментлар, азык-төлек продукциясе, маскировка челтәрләре һәм башкалар бар иде. 

Лениногорск районы башлыгы гуманитар ярдәмгә өлеш керткән халыкка, предприятие-оешмаларга, волонтерларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде.
Предприятие-оешма җитәкчеләре: “Шифа” директоры – Дамир Рафиков, “Лениногорск кошчылык фабрикасы” башкарма директоры – Ирек Ягафаров, “Максат” директоры – Әсгат Миргалимов, “Лениногорскгаз” директоры – Рафаэль Нуртдинов, “Бөгелмә электр челтәрләре” ЛРЭС начальнигы – Рамил Гарипов,  «Продсервис-С» директоры Мустафа Мустафаев, Лениногорск УТТ начальнигы Леонид Дунаев ярдәм күрсәткән. 

Шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә гуманитар ярдәмнән читтә калмаган: Владимир Ермолаев, Владимир Баштанов, Эдуард Хайрутдинов, Нил Фәрхетдинов, Людмила Михайлова, Айрат Сафиуллин.

Иҗтимагый оешмалар:  шәһәр ветераннар советы, «Ихлас» мәчете, “Чик буе сакчылары берлеге”, «С любовью и молитвами», «СВОих не бросаем», «Надёжный тыл»  волонтер хәрәкәтләренә, «Алмаз» кибетенә (директоры Резида Фәрхетдинова), Рахилә Махмутовага, «АРГО» коллективына зур рәхмәт белдереп язды район башлыгы үзенең аккаунтында. 

Белешмә.
«С любовью и молитвами» волонтер төркеме бик күп авылларны  берләштерә. Авылларда хәрби операциягә ярдәм итү эше туктамый, алар күп итеп гуманитар ярдәмне җыя да, шәһәргә «С любовью и молитвами» волонтер төркем штабына китерәләр. Димәк, авыл халкының да бик зур өлеше кергән.

фото: ЛМР сайтыннан

 


Нет комментариев