Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорск районыннан Донецк юнәлешендәге хәрбиләргә гуманитар йөк илттеләр

Махсус хәрби операция дәвам итә, шуның белән бергә безнең район халкы да хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдән читтә калмый.

Үткән атнада Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов һәм волонтерлар: Айдар Гарифуллин һәм Елена Михалева Донецк юнәлешендәге хәрбиләргә гуманитар ярдәмне илтеп җиткерделәр.

Әлбәттә, халыкның мәрхәмәтлелеге чиксез. Керкәле авылы егете, шәхси эшмәкәр Раил Гарифуллин әйберләрне төяп илтү өчен “Газель” машинасын биреп торган. Шулай ук фронт өчен автомобиль һәм төзелеш материаллары, генераторлар белән ярдәм күрсәткән. 

 Волонтер Елена Михалева халык ярдәме белән эвакуация автомобиле өчен запас частьләр, дымлы салфеткалар, медикаментлар, азык-төлек, маскировка һәм антидрон челтәрләр, кием-салым җыйган һәм ул әйберләр хәрбиләргә барды. 

Шулай ук әлеге гуманитар ярдәмгә 22нче, 28нче, 23нче, 29нчы, 14нче балалар бакчалары, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы, нефть техникумы,  2нче, 5нче, 7нче, 10нчы мәктәпләр, 12нче лицей, волонтер төркемнәр: «Своих не бросаем», «Вместе мы сила» (Тимәш), Лениногорск кошчылык фабрикасы, районның Ивановка, Мөэмин-Каратай авылы волонтерлары,  Наталья Сергеева җитәкчелегендә Изге Троица храмы үз өлешләрен кертте.

Булышучыларның, ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. 

Лениногорскилылар янә бер кат авыр вакытта берләшә белүләрен һәм ярдәмчел булуларын күрсәттеләр. Һәрбер җибәрелгән әйбер, азык-төлек һәм дарулар белән тартмалар – бу ярдәм генә түгел, бердәмлек һәм кешелеклелек билгесе!

 

фотолар: ЛМР сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев