Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорск ветераннары махсус хәрби операция башланганнан бирле һәртөрле ярдәм итүдән туктаганнары юк

Хәрби операциядәге солдатларыбызга да, Украина һәм Көнбатыш нацистларыннан зыян күргән Курск халкына да ярдәм итәләр.

Ветераннар беренчеләрдән булып Донецк һәм Луганск халкына ярдәм итүне башлады. “Алар китаплар, киемнәр, аяк киемнәре җыюны игълан итте. Аннан соң хәрби җиһазлар алу өчен финанс ярдәме күрсәттеләр. Безнең ветераннар тарафыннан 200 мең сумга якын җыелды. Актив ветераныбыз – Нонна Совка үзенең җыйган акчасыннан 60 мең сум кертте”, - дип сөйли шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев.  

Бүгенге көндә дә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Ярдәмгә мохтаҗ булган яңа бер нокта – Курск барлыкка килде. Россиянең төрле регионнарына Курск кешеләре килә. Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты да Курск кешеләрен җылы итеп каршы алды.  Алар әкренләп бу якларга, яңа тормышка күнегәләр.

Лениногорск ветераннары монда да читтә калмаган, Курск өлкәсенә ярдәм өчен махсус исәп ачылгач, ветераннар советы җыеп, 80 мең сум акча күчергәннәр. “Күп ветераннар ярдәм күрсәтте. Әйтик, “ЛениногорскРемСервис” җәмгыяте ветераннары 56 мең сум җыйдылар. Нонна Совка – 20 мең сум. Ветераннарыбыз – Минсәгыйт Нафиков, Наил Сәйдәшев һәм Миншакир Нуриев сизелерлек өлеш керттеләр”, - ди Анатолий Кондратьев.

Күптән түгел ветераннар советы рәисе белән берлектә берничә ветеран  картлар һәм инвалидлар интернат-йортына барып кайтты. Алар бүләкләр дә алып барды (фотода). Курск өлкәсенең ир-атлары өчен, аларның үтенече буенча Анатолий Арсентьевич телевизор алып килде, ә хатын-кызларга – суыткыч. Әлбәттә, мондый бүләкләргә алар шатланды, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев