Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскидагы “СВОих не бросаем” волонтер төркеме оешуга 2 ел булды

Лениногорскидагы “СВОих не бросаем” волонтер төркеме барлыкка килгәнгә 2 ел булды. Волонтерлар махсус хәрби операциягә ярдәм итүләре белән үрнәк булып торалар.

Хәрби операция башланганнан бирле бер көн дә калдырмыйча тырышып эшлиләр, маскировка челтәре үрәләр, гуманитар йөк өчен кирәкле әйберләр җыялар, аларны хәрби операция зонасына озаталар, хәрбиләрнең заявкалары буенча эшлиләр.
Әлеге волонтер төркем Лениногорск, Владивосток, Лучегорск, Биробиджан һәм илебезнең башка шәһәрләрендәге халыкны берләштерде.

Шәһәребезнең Куйбышев урамында, 21нче йортта, 2нче каттта  урнашкан волонтерлар төркеменең ишеге беркайчан да ябык түгел. Бал кортларыдай һәркем эш белән мәшгуль.

Хәрбиләр дә төркемне котлап, волонтер апаларга хөрмәт йөзеннән медальләр җибәргәннәр. Бүләкләү онлайн-режимда узган. Видеоэлемтә аша “Заяц” позывное булган хәрби бүләкләнүчеләрнең исем-фамилиясен әйтеп торган, ә «СВОих не бросаем» төркеме җитәкчесе Светлана Салихова медальләрне күкрәкләренә тага барган.

Зинаида Сотникова, Светлана Виноградова, Нина Зиатдинова, Любовь Кукаркина, Татьяна Осипова, Надежда Балахонцева, Татьяна Осипова, Татьяна Романова, Фәния Галиева, Роза Турна, Галина Золотарева, Екатерина Алтапова, Ирина Голубева, Раиса Калмыкова, Мәсхүдә Идиатуллина, Рәшидә Коляджина әлеге медальләрне шатланып кабул итеп алдылар.

Ә төркем җитәкчесе Светлана Атласовнага активистлар үзләре медальне тактылар. Медальне шулай ук Евгений Максимов костюм түшендә горур рәвештә йөртәчәк. Ул –  ике тапкыр гуманитар йөкне алгы сызыкка илтүче.

“Безнең төркемнән  маскировка челтәре бүген махсус хәрби операция зонасында окопларны, блиндажларны, амбразураларны, дзотларны, хәрби техниканы, мөһим стратегик объектларны, команда пунктларын һәм шәхси составны дошманнан, разведка дроннарыннан һәм башка электр приборларыннан саклый. Безнең бердәм команданың эше хәрби операция беткәнче туктамаячак”, - ди «СВОих не бросаем» волонтер төркеме җитәкчесе Светлана Салихова.

  • Волонтер төркем тарафыннан ике ел эчендә МХО зонасына 50 тапкыр йөк озатылган. 354 маскировка челтәре үргәннәр. 500 килограмм окоп шәмнәре ясалган һәм җибәрелгән. Тегүчеләр тарафыннан бик күп урын-җир кирәк-яраклары, госпиталь өчен һәм хәрбиләргә эчке киемнәр тегелгән. Җылы носкилар бәйләгәннәр. 50 тонна посылка озатылган. Халыктан киемнәр, уенчыклар, китаплар, медикаментлар җыеп, интернатларга, мәгариф учреждениеләренә җибәргәннәр.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 4 октябрь санында укый аласыз

фото: Светлана Салихова тарафыннан бирелде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев