Лениногорскиның 3нче мәктәбе укытучысы Резеда Мөхетдиновадан шәфкатьлелек дәресләре - СВОга ярдәм
Хәрби операциядәге солдатлар өчен.
Лениногорскиның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Резеда Мөхетдинова укучыларына туган илне ярату төшенчәләре сеңдерергә тырыша, ул моны дәресләре белән генә түгел, ә эш-гамәлләре белән дә исбатлый: дәресләрдән соң кабинетта махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм эше бара.
3нче мәктәпнең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Индира Касимова әйтүенчә, инициатива кирәкле әйберләрне җыю буенча зур булмаган эштән башланган.
“Авылда үскән һәм үләннәрнең шифалы үзлекләрен балачактан ук белгән Резеда Фәвис кызы фронттагылар өчен кирәкле әйберләр белән бергә, хуш исле, файдалы чәй дә җыюны тәкъдим итте. Менә шулай гуманитар ярдәм җыюны чәй остаханәсе дә тулыландырды. Хәзер атнага берничә тапкыр укучылар Резеда Фәвисовна белән бергә зур өстәл янына җыелып эшлиләр”, - дип сөйли Индира Касимова.
Ә өстәл янында эш кайнап тора: алар болынннан җыелган, алдан киптерелгән бөтнек, мелисса, мәтрүшкә үләннәрен, иван-чәйне кечкенә капчыкларга пөхтә итеп тутыралар. Һәр пакет янында кечкенә генә хат.
“Безнең солдатлар өчен алар турында онытмауларын, аларны көтүләрен һәм аларга ышануларын белү мөһим, – ди Резеда Фәвисовна. – Чәй - гади эчемлек кенә түгел. Бу – туган җирдәге җылы җәй исе. Ә балалар өчен бу – шәфкатьлелекнең иң яхшы дәресе. Алар алгы сызыкта булучылар өчен реаль булышлык күрсәтүләрен тоялар”.
Укучылар бу процесска зур җаваплылык белән карыйлар.
“Мин бу пакеттагы чәйне ясаганда, берәр солдатның кичен безнең чәйне ясап эчүен, безнең теләкне укуын күз алдына китерәм, - ди 8 нче сыйныф укучысы Амилә. - Резеда Фәвисовна безне күңел белән эшләнгән кечкенә генә эш тә зур ярдәм була ала дип өйрәтте”.
Мәктәп директоры Гаяз Нәҗметдинов та коллегасының игелекле эшен хуплаган. Резеда Фәвисовна үрнәге белән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне дә игелекле эшкә берләштерде, ди.
фото: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев