Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен шифалы мазьлар ясый
Әлеге төркем турында газетыбызга даими язып торабыз.
Бик күп, бик зур эшләр башкаралар. Алда әйтелгән мазь ясауны узган ел башлап җибәргәннәр. Халык чарасыннан булган мазь рецептын Азнакай волонтерлары уртаклашкан.
Әлеге рецептны “Ярату һәм догалар белән” төркеме кураторы Эльмира Уламасова бераз камилләштергән. “Мазь составында – иң гади ингредиентлар: көнбагыш мае, балавыз, пешкән йомырка сарысы, прополис. Әзерләү өчен эмаль савыт кирәк, әзерләгәндә гел болгатып торырга”, - дип сөйли Эльмира ханым.
Ул мазь составын социаль челтәрдәге экспертлар белән киңәшеп, бераз яхшырткан. Катнашмага алоэ-вера, лавр яфрагы, стрептоцид белән канәфер һәм сарымсак куша.
“Беренче тапкыр ясагач, минем иремдә сынап карадык. Аның аркасы авыртып тора иде. Булышты диде. Аннары безнең төркемдәге волонтерларга да берәр банка тараттык Алар да ошатты”, - ди Эльмира ханым.
Шифалы мазьларны әзерләргә хатын-кызлар, әйтик, Гүзәл, Оксана, Галина булыша. Алар бергә мәктәп эскәмиясеннән үк танышлар. Мазьлар ясау – волонтер төркем башкара торган эшләрнең бер өлеше генә. Әнә Оксана ханым Тимәштә яши, балалар бакчасы мөдире булып эшли.
Аның абыйсы узган ел контракт төзеп, илне сакларга киткән. Билгеле, Оксана, үзе әйткәнчә, битарафлык күрсәтә алмый. “Безнең эшебез – күңел чакыруы. Меңнәрчә километр ераклыкта торсак та, ярдәмебез аларга барып ирешә”, - ди.
Алты сәгать вакыт эчендә якынча 200 кечкенә банкага мазь әзерлиләр. Белгород госпиталенә 400 данәдән артык җибәрелгән, ә фронтка – исәпсез. Солдатлар мазьны ошаткан. Аны яраны төзәтү, коры ирен, коры куллар өчен кулланырга була.
Моннан тыш волонтерлар җылыта торган мазь да ясыйлар. Аның составында прополис, балавыз, меновазин, камфор мае. Банкада катырак хәлдә, ә буыннарга сөрткәндә таралып, сеңеп китә.
Әгәр волонтер төркемгә ярдәм итәргә теләгегез бар икән: тел: 8-987-294-84-79, Эльмира Уламасова
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 6 декабрь санында басылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев