Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
СВО

Лениногорскиның мәрхәмәтле мөслимәләреннән МХО зонасына ярдәм

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә ике елдан артык хәрби операциядәге солдатларга өй токмачы ясау буенча “мини-цех” эшләп килә.

 Барысы да 2023 елның октябрендә башланган. Дини курслар укытучысы Фәния Галимова мессенджердагы төркемдә сугышчыларга ярдәм итәргә тәкъдим итә. Апалар-мөслимәләр токмач әзерләү идеясен хуплыйлар. Баштарак изге эштә сигезгә якын ханым катнаша, әмма вакытлар узу белән өстәл артында берьюлы 20гә кадәр мөселман хатын-кызлары эшли башлый.

Лениногорскиның «Ихлас» мәчете ашханәсе дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә фабрика цехына охшап кала. 2023 елның октябреннән хатын-кызлар биредә сугышчылар өчен өйдә токмач әзерли. Һәркайсының үз бурычы бар: берәүләр камыр ясый, икенчеләре уклау белән җәя, өченчеләре киптерә, дүртенчеләре кисә. Эшне тизләтү өчен үз ысулларын уйлап табалар.

“Токмачка дигән җәемнәрне башта фен белән киптереп карадык, әмма алай он оча, туза. Шуннан соң без үтүк белән үтүкли башладык, алай тизрәк кибә”, - ди Фәния ханым. 

Көнгә 18 килограммга кадәр продукт ясыйлар. Әзер токмачны кечкенә пластик чиләкләргә салалар. Токмач составында тавык йомыркасы, он, су. Камыр урынга барып җиткәнче, юлда вакланып бетмәсен өчен тоз салмыйлар. Ингредиентларны үзләре алып килә. Кайвакыт кешеләр ярдәм итә. 

Мәчеттәге мөслимә ханымның берсенең улы фронтта танк гаскәрләре белән командалык итә һәм гуманитар ярдәм китерү белән шөгыльләнә. Аның аша «С любовью и молитвами” волонтерлык  хәрәкәте хәрбиләргә яшелчә банкалары, вареньелар биреп җибәргәннәр. Мөселман хатын-кызлары социаль челтәрләрдә кирәкле әйберләр җыю турында игълан иткәч, мәчеткә сабын, шампунь, теш пастасы, тастымал һәм башка бик күп нәрсәләр китерәләр. Волонтерлар һәр отряд өчен барысын да тигез бүлеп куялар. Кайчагында солдатларны шатландырыр өчен үзләре дә акча җыялар.

“Без биредә бар күңел җылыбызны кушып эшлибез һәм догалар укып, сугышның тизрәк тәмамлануын телибез”, - ди алар. 
Үз эшләре турында кычкырып йөрмиләр, ә мөселман хатын-кызларына хас булганча, сабырлык белән эш итәләр, шәфкатьлелек күрсәтәләр. 

 

фото: мәчеттән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев