Лениногорскиның «С любовью и молитвами» төркеме волонтерларына Рәхмәт хатлары тапшырылды
Волонтер төркем зур эш башкара.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лениногорскиның «С любовью и молитвами» төркеме волонтерларына Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы булды.
Лениногорск ветераннар Советы рәисе Галия Хәлимова волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да хезмәтләре һәм киң күңелле булулары өчен рәхмәт белдерде.
Аерым рәхмәт сүзләре төркем җитәкчесе Эльмира Уламасовага әйтелде, ул 2022 елдан оешманы җитәкли. Бүген әлеге волонтер төркемдә 65ләп кеше.
“Эльмира Растамовна – йөрәк кушуы буенча әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итүче, үз көчен һәм вакытын бирүче. Аның эшчәнлеге –чын шәфкатьлелек һәм патриотизм үрнәге", - дип билгеләп үтте Галия Җәмилевна.
Волонтерлар берләшмәсе Лениногорск районының актив халкын: Лениногорск районы мәчетләре вәкилләрен, «Светофор» кибете хезмәткәрләрен һәм анда килүчеләрне, Тимәш, Куакбаш, Яңа Сережкино, Яңа Шөгер, Мичурин, Сарабиккол, Зәй-Каратай, Керкәле, Шөгер авылларында яшәүчеләрне берләштерә.
Волонтерлар МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар посылкалар җибәрә, шулай ук госпитальләргә дә кирәкле әйберләр җибәрә.
“Һәр посылка – безнең кайгырту, җылы хисләр һәм догаларыбыз. Безнең егетләр бу ярдәмне сизәләр. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Бергә без - ышанычлы тыл”, - ди Эльмира ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев