Лениногорскиның “СВОих не бросаем” волонтер төркеме хәрби операциягә җибәрү өчен мунча себеркеләре әзерләде
“Җиңел пар белән, егетләр”, - ди алар.
Лениногорскида Куйбышев урамы, 21нче йортта СВОга ярдәм күрсәтүдә зур эш башкаручы «СВОих не бросаем» волонтер төркеме эшчәнлек алып бара.
Биредә маскировка челтәрләре үрәләр, антидрон пәрдәләр ясыйлар, халыктан килгән гуманитар ярдәмне кабул итәләр, хәрби операция зонасына гуманитар йөк озаталар.
Күптән түгел волонтерлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 170 мунча себеркесе әзерләделәр. Аны волонтер Евгений Максимов алгы сызыкка илтә, ул инде 11нче тапкыр фронт юнәлешенә юл тота.
Чираттагы мунча кирәк-яракларын җибәрүне оештыру идеясе аңарда туа һәм фикердәшләренә мөрәҗәгать итә. Эшкә төркем активистлары һәм шәһәр халкы да кушыла.
Әйтергә кирәк, Евгений 2023 елда гуманитар йөкне илткәч, хәрбиләргә мунча төзеп бирергә карар итә. Һәм 2 ай дәвамында хәрбиләр белән блиндажда яшәп, агачтан мунча төзи. Соңрак икенче подразделениегә дә мунча төзеп бирә.
Әлеге акцияне оештыручыларның берсе волонтер Зинаида Сотникова булды. Күршеләре белән бергә ул себеркеләр бәйләде.
«Мине балачакта бөтен нәрсәгә, шул исәптән мунча себеркеләре бәйләргә дә әни өйрәтте. Мин аны күршеләремә күрсәттем, һәм эш җайланып китте”, - ди Зинаида Сотникова.
Себеркеләр ясаудан тыш, хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәләр волонтерлар. «СВОих не бросаем» төркеме мәгълүматлары буенча, 2022 елдан гомуми мәйданы 23,9 мең кв.метр булган 1,4 меңнән артык маскировка челтәре ясалган. 8 июньнән 14 июньгә кадәрге атнада гомуми мәйданы 117 кв. метр булган җиде челтәр үрелгән.
Әлеге төркемнең җитәкчесе Светлана Салихова хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә волонтерлар штабы диңгез десантчылары белән очрашкан — бу махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар.
«Аралашып алганнан соң, без аларны җылы теләкләр белән озаттык, шулай ук берникадәр посылка һәм алты маскировка челтәре тапшырдык. Алар бу челтәрләрне үзләре белән үз частьләренә алып киттеләр», — ди Светлана Салихова.
Аның сүзләренә караганда, ярдәмнең яңа партиясе инде СВО зонасына җибәрелгән. Анда азык-төлек, футболкалар, носкилар, мунчалалар, бал, маскировка челтәрләре һәм антидрон пәрдәләре керә.
фото: волонтерлардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев