Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскиның хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләре белән очрашу үтте

Район җитәкчелегенең кыска вакытлы ялга кайтучы хәрбиләр белән очрашу традициясе дәвам итә. Күптән түгел мэриядә шундый очрашуларның чираттагысы үтте.

Очрашу алдыннан Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәлак булган хәрбинең әнисенә улының Батырлык орденын тапшырды.

19 яшьлек Кирилл Хавратов узган елның декабрендә, контракт төзеп, хәрби операция зонасына китә. Бу вакытта ул Казан төзүчеләр колледжында укый торган булган. Кириллның әнисенең бертуган абыйсы да үз теләге белән МХО зонасына киткән. Яшь егет туган абыйсын авторитет дип санаган, абыйсы әтисе урынына калган кеше, ул егетне тәрбияләүдә булышкан. Кирилл да ныклы карарга килеп, илне якларга китә. Кызганыч, 2024 елның 1 мартында Авдеевка шәһәре тирәсендә һәлак була. Иске Куакта солдатны хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

Кирилл Хавратов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне әнисенә тапшырдылар. “Ватан сакчылары” фондының Лениногорск бүлекчәсе геройның гаиләсенә түләүләр буенча бәйле сорауларны хәл итүдә ярдәм итә.

Аннары хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташ ир-егетләр белән очрашу булды. Җылы атмосферада, чәй табыны артында биш хәрби фронт тормышы турында сөйләделәр, кемдер үзенең шатлыгы белән дә бүлеште.

«Гаиләбездә бәби туды, тик мин аны каршы алырга кайтып өлгерә алмадым», - ди  бер хәрби.

Лениногорск районы хәрбиләрнең балаларын балалар бакчаларында бушлай йөртүне, мәктәпләрдә бушлай ашатуны тәэмин итә, шулай ук көндәлектәге сорауларны хәл итәргә булыша.

Очрашуда төрле оешма-хезмәт җитәкчеләре катнашты. Хәрбиләрдән алгы сызыкта кирәк булган әйберләр турында сораштылар. Кайдадыр баннер кирәк, ә башка полк кара пленкага өстенлек бирә икән.

Хәрбиләр якыннары янында, туган төбәктә булып, бераз ял итеп, янәдән үзләренең иптәшләре янына, хәрби операция зонасына юл алачаклар. Исән-имин булсыннар да, тиз арада кайтсыннар дип телик.

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев