Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Махсус операция катнашучысы: Алгы сызыкта барлык милләтләр туганлашып бетте

Махсус хәрби операция катнашучысы Айрат Сабиров «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында алгы сызыкта булган вакытта барлык милләт кешеләренең туганлашып бетүе турында сөйләде.

«Телевизордан дошманнарның әсирлеккә эләккән безнең хәрбиләр белән нәрсә кылануларын күрдем: кулларын богаулап бәйләп, атып үтергән иделәр һ.б. Баштан ук мин патриотик рухта махсус хәрби операциягә барырга әзер идем. Якыннарым минем карарны аңлап кабул итте. Без бит бер гаилә. Гаиләдә сәяси, рухи яктан да бер үк караш булырга тиештер дип уйлыйм. Махсус хәрби операциядән мин яраланып кайттым, хәзер реабилитациядә», - диде ул.

Ул махсус хәрби операциягә медаль һәм акча дип кызыгып бармавын әйтте. «Туган ягыңда сине хәтерләп торалар икән – йөрәккә май булып ята. Анда синең өчен дога кылалар, җиңү телиләр. Әби-бабайлар, балалар барысы да безнең аз санлы югалтуларсыз һәм тиз җиңүебез өчен өметләнә», - диде хәрби.

«Контракт төзегәнче яхшылап уйларга, анда булып кайткан кешеләр белән киңәшләшергә кирәк. Үзең белән нәрсә алырга икәнлеген интернеттан да карап була», - дип йомгаклады Айрат Сабиров.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев