Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Мичурин авылы хәрби операциягә ярдәм итүне дәвам итә

Районыбызның Мичурин авылы мәдәният йорты бәйрәм чаралары белән бергә махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен ярдәм итүне дә алып бара.

Авыл халкы хәрби операция өчен булышуын дәвам итә. Кем күпме булдыра алган кадәр акчалата ярдәм итәләр. Финанс ярдәменең исәп-хисабы алып барыла. 

Авыл мәдәният йортына җыелып исә окоп шәмнәре ясыйлар, пакетларга чәй тутыралар. Бу эшләрне сентябрь аеннан янәдән башлап җибәрделәр. Окоп шәмнәре ясап караучылар бу эшнең авыр, мәшәкатьле эш икәнен беләдер. Монда кул көче бик кирәк. Мичурин авылында күбесенчә өлкән яшьтәгеләр, олы апаларга барысын да башкарырга туры килә. Шулай ук ялларга авылга кунакка кайткан яшьләрне бу эшкә җәлеп итәргә тырышалар. 

Окоп шәмнәре ясау өчен физик көч белән бергә финанс средстволары да шактый кирәк шул. 25 килограммлы парафин 3 мең сум тора икән. 2 тартма окоп шәме ясар өчен 25 килолы парафин кирәк, ди Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова. 

Мәдәният йортында  2 ай дәвамында – сентябрь һәм октябрь айларында 12 тартма пакетлы чәй ясалган, бу – 8 мең 400 данә. Ике тартма урын-җир җәймәсе һәм мунчалалар, өч тартма – солдатларга тәм-томнар, 1 тартма – җылы носкилар, 11 тартма окоп шәме, бу – 190 данә шәм.
Тагын 7 тартма – 120 данә окоп шәмнәре җибәрергә әзер. “По ZOVу сердца”, “С любовью и молитвами” волонтер төркемнәренә ярдәмнәрне илтәләр.

Мичуринда күбрәк олылар яши, шулай булса да, үз эшләрен бер читкә куеп, клубка хәрби операциягә ярдәмгә ашыгалар.

Авыл башлыгы – Рәмзия Иванова, мәдәният йорты директоры – Рузалия Мифтахова, китапханәче – Сания Вахитова, шулай ук Светлана Григорьева, Рабига Зәйнакова, Алия Зәйнакова, Мәймүнә Газимзянова, Гөлфия Мрясова, Галина Смолькова, Сания Галиева, Роза Ясавиева, Елена Куракина, Гөлия Газизянова, Надежда Герасимова, Роза Хәйретдинова, Гөлнара Магсумова, Гөлисә Мальковская, Галина Власова - актив апалар.

Алар солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар, дип изге теләк теләп, алдагы көнгә өмет белән булышалар. 

 

фотолар: Сания Вахитовадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев