Мичурин авылында клуб эшчәнлеге утырышында МХО хәрбиләренә чәйләр тутырдылар
Мичурин авылы мәдәният йортында “Синең исемең – хатын-кыз” клубы яңа сезонны башлап җибәрде.
Әлеге клуб эшчәнлеген авыл хатын-кызлары алып бара. Алар клубта очрашып, үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләшә. Сәламәтлек темасын читкә куймыйлар. Шулай ук рухи халәт, җан тынычлыгы турында да фикер алышып, үзләренең көндәлек проблемаларыннан арынып торалар.
Клубның беренче утырышында хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм күрсәтүдән башлады. Алар шифалы үләннәрне кара чәй белән катнаштырып, кечкенә пакетларга тутырып куйдылар.
Икенчеләре исә хәрбиләр өшемәсеннәр дип, җылы носкилар, оекбашлар бәйләвен дәвам итте.
фотолар: авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев