Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

МХОда катнашучыларның яшь гаиләләре өчен яңалык

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр фатир яки үз йортларын сатып алу өчен социаль түләүгә беренче чиратта хокук алды.

Хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин үз урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә.

Түләүләр ир белән хатынның һәркайсына 35 яшь тулмаган гаиләләргә биреләчәк. Балалар булу мәҗбүри түгел. Дәүләт ярдәмен бер яки берничә бала тәрбияләүче 35 яшькә кадәрге ялгыз әти-әни дә алырга мөмкин.

Түләү күләме торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Акчаларны торак сатып алуга, аны төзүгә, шулай ук беренчел взноска яки ипотеканы түләүгә тотарга мөмкин.

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев