Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Районыбыз авыллары берләшеп, окоп шәмнәре ясауга алынды

Бүгенге көндә илдә барган вакыйгаларга, вәзгыятькә беркем дә битараф түгел.

Шөгер, Керкәле, Мөэмин-Каратай авыллары бер кустка берләшеп, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен окоп шәмнәре ясауга алынды.

Күбесенең якыннары: ирләре, уллары, туганнары – хәрби операция зонасында. Ә тылдагылар аларга ничек тә булса ярдәм итү теләге белән яши. Районыбыз халкы да ничек тә булса, кулдан килгәнчә ярдәм итү җаен карый.

Әле менә күптән түгел районның өч авылы бер кустка берләшеп, окоп шәмнәре ясый башлады. Шөгер һәм Мөэмин-Каратайлар өчен бу – беренче тәҗрибә, ә Керкәле авылы халкы узган ел кыш айларына кергәндә авыл клубында шәмнәр ясадылар һәм хәрби операция зонасына озаттылар.

Узган атнаның җомга киче Шөгер авылы клубында “гөж” килеп торды. Авылның социаль челтәрләрендә шәм ясарга чакырып, белдерү куелгач, халык мондый игелекле эштән читтә каламы соң? Әлбәттә, юк. “Минем ярдәмем алгы сызыкта булганнарга кирәк”, дигән уй белән эш итә һәркем.

Шөгер мәдәният йорты фойесы ул көнне цехны хәтерләтте. Һәркем үз эшен белеп дигәндәй, эшләде, һәр почмакта эш кайнады. Кемдер картон кисте, икенчеләре калай банкаларга картоннар куйды. Шулай бердәм рәвештә эшләп, банкаларга формаларны әзерләделәр. Берничә көннән соң парафин эретеп, аны формаларга тутыру эше башкарылды. Монда ярдәмгә хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килде. Урамда зур тимер савытта парафинны эретеп, аннары банкаларга тутырдылар. 530 данә окоп шәмнәре шулай итеп әзер булды.

Шушы көннәрдә янә Шөгер мәдәният йортына апалар, ханымнар җыелды. Аларның тырыш куллары, изге ниятләре ярдәмендә 800дән артык шәм ясалган.

“Әлеге окоп шәмнәре – хәрбиләр өчен кирәкле. Без өч авыл шулай берләшергә булдык. Керкәле парафин белән тәэмин итте. Мөэмин-Каратай халкы үзләрендә окоп шәмнәре өчен кисү эшен башкарганнар. Аннары парафин булгач, Әнисә Атласовна белән хәбәрләшәчәкбез дә, монда парафин белән тутырачакбыз”, - ди Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиятуллин.

Бу шәмнәр хәрбиләргә өй җылысы һәм күңел җылысы да биреп янсыннар иде.

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында , 1 ноябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина.

Фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев