Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Районыбызның Иске Иштирәк мәктәбеннән гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар

Лениногорск районы халкы хәрби операциядә җиңү быел тәмамланмасмы дигән өмет белән 2025 елга керде һәм янәдән игелекле эшләрне дәвам итәләр: фронтка гуманитар ярдәм әзерлиләр.

Шушы көннәрдә Иске Иштирәк мәктәбе укытучылары, техник персоналлар, укучылар, әти-әниләр ярдәме белән хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Мондый зур масштабтагы игелекле акцияне аларның әле беренче тапкыр оештырулары.

“Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Безнең халык киң күңеллелеге һәм олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм килеп туган хәлгә беркемнең дә битараф калмавы безне бик шатландырды. Укучыларыбыз чын патриотлар булып үсеп киләләр. Алар башта хезмәт дәресләрендә төрле шифалы үләннәр кушып чәйләр ясадылар. Югары сыйныф укучылары кызлары кулдан ясаган токмач кистеләр. Аннары барлык төр әйберләр җыелды. Одеяллар, носкилар, киемнәр, азык-төлектән тушенка, консервалар, макарон, ярмалар, печенье, шоколадлар, дару препаратлары  алып килделәр. Без үзебезнең мәктәпне тзмамлаган һәм бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы егетләргә дә бу ярдәм барып җитәр дип ышанып калабыз”, - ди Иске Иштирәк мәктәбе укытучысы Рушания Галәветдинова.

Аннары барлык әйберләрне төргәкләп, тартмаларга яхшы итеп төяп, укытучы Гамир Хәкимов гуманитар ярдәмне шәһәрдәге “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеменә тапшырып кайткан. Анда зур рәхмәтләр әйтеп, алып калганнар.

 

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев