Сарабиккол авылы волонтерлары кабаттан маскировка челтәре үрү эшен җайга салды
СВО

Сарабиккол авылы волонтерлары кабаттан маскировка челтәре үрү эшен җайга салды

Авылдагы халык җиңүне якынайту өчен бар тырышлыгын куя, хәрбиләргә ярдәмебез тисен, ди.

Сарабиккол авыл җирлегендә яшәүче уңган-булган хатын-кызлар кабаттан хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә маскировка челтәре үрү эшен җайга салып җибәрде.

“Маскировка челтәрен үрү безә бераз туктап торды. Менә эшләр бераз җайланды кебек һәм янәдән фронт өчен ярдәм итүебезне дәвам итәбез. Челтәр үрү өчен кирәк-яракларга акчалата ярдәмне авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз да актив рәвештә тапшырды”, - дип хәбәр итә безгә Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Адельшина.

Эшләр авыл мәдәният йортында бара. Сетка үрүчеләр арасында апалар белән беррәттән яшьләрнең булуы, аларның кушылуы күңелләрне сөендерә. 

Тыл бердәм булганда, ярдәм итү теләге көчле булганда, җиңү безнең якта булыр, дип ышанабыз.

 


Нет комментариев