Сарабиккол авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә үзләреннән зур өлеш кертә (+фотолар)
Районның Сарабиккол авылы халкы илдә барган хәлләргә битарафлык күрсәтми.
Авылдагы халык күңеле җылысын салып, бары җиңүгә генә өметләнеп, чит якта хәрби операциядә илебезне саклауда хезмәт итүче солдатлар турында уйлап, булдыра алганча ярдәм итәләр. Бәйлиләр, тегәләр, токмач кисәләр, кечкенә пакетларга чәйләр тутыралар.
«Лениногорскидагы ике волонтер төркем белән тыгыз рәвештә эшлибез: “СВОих не бросаем” һәм “С любовью и молитвами” (“Ярату һәм догалар белән”) төркемнәре, - дип сөйли Сарабикколдан Айсылу Садриева. – Халык җылы киемнәр китерде. Урын-җир әйберләре: мендәр тышлары, простынялар бик күп тектеләр. Шулай ук кечкенә пакетларга хуш исле чәйләр тутырдылар. Кайберләре үзләре заказ ясап та, кечкенә пакетларны кайтарттырды, шулай ук мин дә алып кайтып биргән идем», - ди.
Сарабикколда яшәүче Айсылу Садриева – халык җыйган, халык әзерләгән гуманитар ярдәмне шәһәргә илтеп тапшыручы ролендә, шулай ук оештыручы да. Аның әйтүенчә, апалар өйләрендә эшлиләр дә аннары аңа китереп бирәләр.
Гуманитар ярдәмнең җиңеле юк, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Сарабикколда бик күп күләмдә чәй ясаучылар: Локманов Минфатих, Асия апалар, Әхмәтова Гүзәлия, Гиззәтуллина Гөлсинә, Аскарова Зөлфирә.
Үз эшләренең остасы, алар кулында гади генә тукыма кулланыр өчен кирәклегә әйләнә, алар – тегүчеләр. Тәнзилә Саримова, Разия Әмирханова, Рәшидә Ямалтдинова мендәр тышлары, урын-җир әйберләрен, эчке киемнәрне нык итеп тегәләр дә куялар.
Сарабикколдагы апалар токмач кисәргә, басырга да уңган. Тәгъзимә Шафикова, Әлфинур Бадгутдинова, Тәслимә Аскарова, Кәүсәрия Багаутдинова, Флюра Мостафина, Гөлнара Саримова куллары ярдәмендә ясалган, киселгән токмачлар солдатларга өй җылысын искә төшереп торыр. Токмач өчен йомырка, он белән тәэмин итүче Асия апа Мифтахова икән.
Эшне өмә җыеп эшләсәң, күңеллерәк була, ди Айсылу Садриева. “Күршебез Тәгъзимә апа белән Мохтәр абый Шафиковларда өмәгә җыелабыз. Алар да ярдәмчел авылдашларыбыз”, - ди.
Сарабиккол гына түгел, күрше Урмышлы, Кирлегәч халкы да Айсылу Садриевага әйберләр китерә. Әнә Урмышлыдан тукымалар алып килеп биргәннәр, алардан тегүче апалар мендәр тышлары теккән. Кирлегәчләр дә җае туры килгән саен Сарабикколга йә токмач, йә носкилар китерә икән.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 13 декабрь санында була.
фотолар: Айсылу Садриевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев