Шөгер авылында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең якын туганнары белән очрашу үтте
Шөгер авылының “Фаяз” мәчетендә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрнең якын туганнары, әти-әниләре белән очрашу узды.
Әлеге очрашу ил тынычлыгы өчен бердәм булып хезмәт итүче егетләрнең батырлыгына, аларның якыннарының олы сабырлыгына соклану, Ватанга мәхәббәт хисләре, авырлыкта бердәм булу хисләре белән, ихлас күңелдән булды.
Очрашуга шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов килде. Ул бик үтемле вәгазь сөйләде. Сабыр булырга чакырды.
Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиятуллин да җылы сүзләр ирештерде. “СВОда булучы егетләребез арасында мобилизация буенча китүчеләр дә, контракт белән хезмәт итүчеләр дә бар. Ватан сагына баскан ир-егетләребезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Алар – сезнең өчен дә һәм безнең өчен дә якыннар. Егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп торыйк”, - диде ул.
Авыл хәзрәте Миргасыйм ага Исмәгыйлов ил-көннәрдә тынычлык урнашса иде, егетләр исән-сау туган якларына кайтсыннар иде, дип теләде.
Әлеге очрашуда кыска вакытлы ялга кайткан хәрби – Руслан да катнашты. Ул узган елдан – СВО зонасында. Өйдә аның исән-сау кайтуын теләп торучы: әнисе, хатыны, кызлары бар. Фронтта төрле хәлләр булса да, рухи яктан ныклылык күрсәтергә, иптәшләр арасында дуслыкны сакларга дип сөйләде.
Мәҗлес мул табыннар артында үтте. Хәзрәтләр Коръән сүрәләре укыды. Барысы да кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән тыныч, имин көннәр, егетләрнең исән-сау кайтуын сорады. Теләкләр кабул булсын иде.
фото: Шөгер авыл җирлегеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев