Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Шөгер халкы хәрби операция зонасы өчен окоп шәмнәре ясауны дәвам итә (+ фотолар)

Без - авырлыкта бергә, ди шөгерлеләр.

Шөгер авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен окоп шәмнәре ясауга тотынулары турында сайтка һәм газетка (1 ноябрь санында) язган идек. Сайтта менә шушы сылтама буенча укып була : http://zamansulyshy.ru/news/mxo/raionybyz-avyllary-berlasep-okop-samnare-iasauga-alyndy

Ул чакта алар берничә көн эчендә башта 500дән артык, аннары 800дән артык шәм ясадылар. Әле менә  Шөгер мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, бүген 1 меңнән артык шәм ясалган. Башта калай банкаларга гофр кәгазе куеп ясыйлар, аннары урамда импровизацияле мичтә парафинны эретеп, шуны калай савытларга агызалар.

Әлеге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Ир-атлар, аерым алганда, Салахов Альберт, Закиров Рафик , Латыпов Гамир, Антипов Леонид,   Сафин Фәрит  нык ярдәм иткән.

«Без бергә булганда барысын да эшлибез», – ди авыл халкы. МХОга киткән и-егетләрнең барысының да исән-имин кайтуларын теләп калалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев