Сугышлы һәм Юлтимер авылларыннан – 41 данә маскировка челтәре
Бик тырышты әлеге авыллар.
Сугышлы авыл җирлеге һәм әлеге авылга караган Юлтимер җирлегендә дә хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировка челтәре үрүдә үрнәк күрсәтүчеләр булдылар.
Районда иң беренчеләрдән булып маскировка челтәре үрүне дә сугышлылар башлап җибәрде. Алар инде елдан артык вакыт эчендә исәпсез маскировка челтәре үргәндер. Әле менә шушы 2 ай эчендә генә 25 данә челтәр үрделәр.
“Шушы эштә авыл халкы бик актив катнашты. Акчалата ярдәм дә иттегез. Аллаһының рәхмәте яусын”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты социаль челтәрдә.
Сугышлы халкыннан Юлтимерлеләр дә маскировка челтәре үрергә өйрәнде, алар да остарды. Юлтимердәге апалар шушы 2 ай эчендә 16 данә челтәр үргән. “Килеп булышкан апаларга, кызларга Аллаһының рәхмәте яусын”, - ди алар.
Димәк, ике авылга 41 данә маскировка челтәре әзер.
Әлегә маскировка челтәре үрүне туктатып торалар, киләсе елда, исән-сау булып, янәдән дәвам итәчәкләрен әйтә алар.
Ир-егетләр хәрби операциядән үзләренең балалары, гаиләсе янына исән-сау кайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев