Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге СВО ветераннарына айлык түләү турында сөйләде
СВО

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге СВО ветераннарына айлык түләү турында сөйләде

Быел хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык акчалата түләүнең күләме 4 838,63 сум тәшкил итә.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аны ветеран таныклыгы бирелү турындагы белешмәләрне алганнан соң автомат рәвештә билгели. Бу хакта бүген ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ветераннарга тиешле дәүләт ярдәмен вакытында һәм өстәмә кыенлыкларсыз алу мөһим. Түләүне автомат рәвештә билгеләү документлар җыю һәм аны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итү ихтыяҗын бетерергә мөмкинлек бирә. Барлык кирәкле белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында бүлеккә килеп ирешә», – дип хәбәр итте ТР буенча Россия Социаль фонды оешмасы идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләүне билгеләү турындагы хәбәрнамә ветеранның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килеп ирешә. Акча алу ысулын – банк счетына яки почта элемтәсе оешмасы аша сайларга кирәк. Шул ук вакытта хәрби хәрәкәтләр ветеранының (яки аның законлы вәкиленең) гаризасы нигезендә айлык түләүне билгеләүнең элекке тәртибе саклана. Түләүгә хокук ветеран таныклыгы бирелгән көннән башлана, ә акчаны фактта күчерү көне исә сайлап алынган китереп бирү ысулына бәйле.

Айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы керә. Ул кирәкле дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, медицина күрсәтмәләре булганда санатор-курорт дәвалануны, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына һәм аннан кире бушлай йөрүне күздә тота. ААТны башта билгеләгәндә, СВО ветераннары өчен социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе акча эквивалентына исәпкә алына.


Нет комментариев