Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар вакытлы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштыра ала
1 гыйнвардан Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү артты - 2,9 млн сум тәшкил итә.
Татарстанда армиягә чакырылырга тиешле яшьләр бер еллык сроклы хезмәтне яңа төр гаскәрләр — пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт хезмәтенә алыштыра ала.
Төп шартлар:
- сроклы хезмәткә ким дигәндә бер ел;
- уку 1,5 айдан 3 айга кадәр республикадан читтәге уку үзәкләрендә дәвам итә;
- контракт тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр барлык тиешле ташламалар һәм түләүләр белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала;
- контракт автомат рәвештә озайтылмый, ә хәрби хезмәткәрне башка бүлекчәләргә күчермиләр.
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 млн сум тәшкил итә (ТР бюджетыннан 2,5 млн һәм Оборона министрлыгыннан 400 мең) — Бу Идел буе федераль округында иң югары сумма. Шулай ук СВОдагылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы каралган.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, сайлаганда компьютер уеннары тәҗрибәсе булган кандидатлар өстенлек ала, чөнки аларның вак моторикасы яхшырак үскән.
Консультация һәм заявка бирү өчен кайнар линия эшли: 117 (кнопка 4), шулай ук сайт: heroes-tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев