Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Урдалы авылы почта бүлекчәсеннән хәрби операциядәгеләргә күчтәнәч төялгән посылка китте

Авыл халкының игелекле эше

Урдалы авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина инициативасы белән махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә яңа ел күчтәнәче посылкасына тәмле әйберләр җыю оештырылган.

Әлбәттә, бу изге эш Урдалы авылы халкының ярдәменнән башка узмаган, алар кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузганнар.

Почта бүлекчәсеннән азык-төлек продукциясе алып, почта җитәкчесенә тапшырганнар. Айгөл Дәүләтшина аларны посылка итеп, төреп, хәрби операциягә почта аша  озаткан. Озаттым – эше бетте дип кенә түгел, посылканың маршрутын да күзәтеп, карап һәм ватсап төркемендә дә халыкка хәбәр итеп барган. Озак та үтмәгән, посылкаларны алдык дип, фотолар белән, авыл халкына бик зур рәхмәтләр әйтеп, хәрбиләрдән хәбәрләр дә килеп ирешкән.

“Айгөл яшь кенә булуына карамастан, авылыбызның почта бүлеге җитәкчесе вазифасына алынды һәм бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә. Үзенең төп эшеннән тыш, шушындый игелекле гамәлләрне дә бик теләп, җиренә җиткереп башкара”, - дип хәбәр итте Урдалы халкы.

Әйтергә кирәк, бу – Айгөл оештырып җибәргән икенче посылка икән. Аның эше дәвамлы булсын, хәрбиләргә ярдәм барып җитеп, тизрәк җиңү көне килеп җитсен, дигән теләкләр җиткерәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев