Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Урмышлы мәктәбе “Солдатка посылка” акциясен оештырды

Игелекле эшләр

Урмышлы мәктәбе хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән, “Солдатка посылка” мәктәп акциясен оештырды.

Акциягә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, хезмәткәрләр,  мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе, авыл җирлеге башлыгы актив рәвештә акциягә кушылдылар.

Укучыларның чын күңелдән язган хатлары, тәм-томнар һәм башка кирәк-яраклар хәрби операция зонасындагылар өчен мәрхәмәтлелек күрсәтү булып торыр. Игелекле эшләр җиңүне тизрәк якынайтыр, дип булыштылар Урмышлы мәктәбе.

Әйберләрне тартмага төяп, төргәкләп, Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин шәһәрдәге волонтер төркемгә илтеп кайткан.

 

фотолар: мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев