Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Урмышлы, Мичурин авыллары хәрби операциягә гуманитар ярдәм тапшырды

Декабрь аенда районыбыз авыллары хәрби операциядәге солдатлар һәм госпитальләр өчен гуманитар ярдәмне күп, бердәм булып озатты, ир-егетләргә яңа ел күчтәнәчләре ясадылар.

Мичурин авылындагы хатын-кызлар мәдәният йортында кичке якта җыелып, пакетларга үлән чәйләре тутырдылар, җылы носкилар бәйләү белән мәшгуль булдылар. Әлеге авылдан волонтер Светлана Григорьева әйтүенчә, кулдан бәйләнгән носки җылылк бирү белән бер рәттән, хәрбиләребезгә көч бирү дә.

“Суворовның сүзләрен искә төшерик: Башыңны салкында тот, ә аякларыңны – җылыда. Без – Мичуринда яшәүчеләр илдәге хәлләргә битараф түгел. Мәдәният йортында хуш исле үлән чәйләре пакетларга тутырабыз. Узган ел маскировка челтәре үрдек. Блиндаж шәмнәре дә ясадык. Җылы носкилар бәйләүчеләребез бар. Шулай ук озак яна торган шырпы ясап караган идек, ул да СВО зонасында кирәкле булып чыкты”,- ди Светлана ханым.

Озак яна торган шырпы ясауның тәртибен дә аңлатты: дүрт шырпыны нәзек җеп белән бергә бәйләргә һәм нәзек салфетка белән чорнарга, очын су белән юешләтергә һәм шырпы тартмасына салып куярга. “Җилдә дә яна, тикшерелгән”, - ди Светлана Григорьева.

Моннан тыш 430нчы полктагы хәрби өчен биш бензин пычкысы, 2 тартма газ баллоннары һәм газ плитәләре алып тапшырганнар. Аның янына носкилар, эчке киемнәр куйганнар. Светлана ханым – хәрби операция башланганнан бирле, ике авыл: Мичурин һәм Яңа Сережкинодан гуманитар ярдәм җыюны оештыра. Аннары әйберләрне Лениногорскидагы волонтер төркемгә илтеп тапшыра.  

Урмышлы авылы мәдәният йортында да солдатлар өчен үлән чәйләре әзерләделәр.

Хәрби операциядәге ир-егетләр өчен үзләре алып килгән чәйләр, шифалы үләннәр белән чәй әзерләргә килүчеләр: Фарзиева Гаҗилә, Могаффарова Минниса, Алтынбаева Жәвидә, Хәбибуллина Рәхилә, Миннибаева Асия, Ганиева Фәридә,  Ильясова Фәридә, Хафизова Рәсимә, Фатыхова Разыя, Халиуллина Сәрия, Шарифуллина Сөгъдә, Имаметдинова Гөлчәчәк,  Галиева Гөлия, Имаметдинова Фирая,  Мостафина Флера, Локманова Рәйхана, Хисамова Гөлнар, Миннибаева Ләйсән, Хафизова Венера, Хисамова Гүзәл, Әхмәтзагирова Зәйнәп, Зәлидә. Чәй, материаллар, акча белән ярдәм итүче: Мөхәмәтгалиева Әминә, Гафурова Наҗия, Могыйнов Хәсән, Фәсхетдинов Ягъфәр, Миннибаева Гүзәл, Миннибаева Мөршидә, Хәйдаров Айрат. Аларның барысына да олы рәхмәт белдерәбез, - дип хәбәр итә Урмышлы мәдәният йорты.

Әзерләгән чәйләрне, җыелган  әйберләрне: авыл халкы сохари, варенье, конфет, сарымсак, макарон, сабын, юрган ише әйберләрне шактый китерә, Лениногорскидагы гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшыралар.

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 27 декабрь санында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев