Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Хәрбиләргә - җылы носкилар һәм тәмле ашлар

Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») төркеме волонтеры Зөлфирә Мортазина махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә калын җептән җылы оекбашлар бәйли.

Бәйләнгән оекбашларның кереше Татарстан флагы төсләрендәге яшел, ак һәм кызыл горизонталь сызыклар белән, төсле җепләр белән бәйләнгән. Яшел – язгы яшеллек,  уяну, ак төс – аклык, сафлык, кызыл төс – энергия, көч, тормыш. Оекбашлар хәрбиләрне салкыннарда җылытып кына калмаячак, солдатларга уңыш китерәчәк, дошманнан саклаячак, дигән ышаныч белән бәйли аларны Зөлфирә апа.

Ул – 2022 елдан бирле «Ярату һәм догалар белән» волонтерлык хәрәкәте актив катнашучысы. Оста куллы Зөлфирә ханым бәйләгән 39нчыдан алып 44нчегә кадәр үлчәмдәге 200дән артык оекбаш хәрбиләрнең аякларын җылыда саклый.
«Бер пар оекбаш бәйләр өчен ике көн вакыт кирәк. Җепне Лениногорскига Мәскәүдән кайтартабыз», - дип сөйләде Зөлфирә Мортазина.

Моннан тыш, ул маскировка челтәре үрергә булыша, шулай ук урын-җир җәймәләре һәм мендәр тышлары тегә.

Ишле, җиде балалы гаиләдә туып-үскән Зөлфирә апа кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә. Әтисе Ядкәр Зыятдин улы колхоз чорларында балта остасы, төзелеш бригадасында хезмәт куйган. “Әти кулы белән бурадан торгызылган йортлар, мунчалар, каралты-куралар үз нигезеннән башлап, авылда адым саен. Ул безгә – балаларга хезмәт тәрбиясе бирде. Малайларның барысы да балта остасы, төзелеш эшләрендә дә калышмыйлар. Өчесе дә үз йортларын торгызып, матур гына яшиләр. Мин үзем дә төзүче һөнәрен сайлап,14 нче училищены тәмамладым”, - ди.
Әлеге өлкәдә озак эшләргә туры килми, ул 25 ел гомерен балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләүгә багышлый. Бик күп балаларны “зур” тормышка чыгара. Шуңа аның күңелендә “Чит балалар булмый” дигән фикер яши һәм бик теләп хәрби операциягә ярдәм итә.

“Тәүлектә 24 сәгать, ә ул җитми. Хоббиларым күп минем,  кул эшләренең төрлесе белән кызыксынып, өйрәнеп йөрим. Хәрби операциядәге ир-егетләргә булышуның бернинди авырлыгын күрмим, минем бәйләгән носкиларым, эшләгән эшләрем анда кирәкле һәм мөһим икән – шуның өчен бик шат мин”, - ди Зөлфирә ханым.

Чыннан да, ул бар эшкә өлгерә, актив. Татар телендә бара торган төрле марафоннарда, әдәби чараларда, мәгариф ветераннарының иҗтмагый эшендә дә  теләп катнаша. Ире Хәлил абый белән кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныкка әби-бабай булып гомер итәләр.

Зөлфирә Ядкәровна солдатларга ашлар да әзерли: борчак, арпа ярмасы, фасольле аш, щи – аның куллары белән әзерләнә. Моның өчен зур казанда яшелчәләр пешерә, аннары әзер катнашманы стерильләштерелгән банкаларга тутыра, нык итеп капкач белән яба. Хәрбиләргә банканың капкачын ачарга һәм ашны кайнар суга салып болгатырга гына кала.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев