Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Зәй-Каратай авылы халкы махсус хәрби операциягә маскировка челтәре үрә, пакетларга чәй тутыра (+ фотолар)

Махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән, Зәй-Каратай авылы халкы актив рәвештә кушылды, аларны бар күңелен биреп башкарган эшләр берләштерде, игелек кылалар, ярдәм күрсәтәләр

Зәй-Каратай авылының игелекле, мәрхәмәтле апалары Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” – “С любовью и молитвами” волонтер төркеменең тәкъдименә каршы килмичә, бар эшләрен ташлап, авыл мәдәният йортына килде.

 “С любовью и молитвами” төркеме алардан маскировка челтәре үрү өчен ярдәм кулы сузуларын сорады. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова да моңа каршы килмәде һәм инициатив төркем белән бергә киңәшкәннән соң, мәдәният йортында эшләргә булдылар.

Маскировка челтәрен зәйкаратайлылар узган елның ноябрендә үреп карадылар һәм башкарып чыктылар. Шунлыктан аларның әзер каркаслары бар. Авылдашларга иртән ватсап аша хәбәр иткәч, битарафлык күрсәтмичә, мәдәният йортына килеп, эшлиләр.

Маскировка челтәре үрү эшенә октябрь башында керешкәннәр. Шул ук вакытта кечкенә пакетларга чәй тутыру эшен дә башлап җибәргәннәр.

“Авыл халкы күп итеп кара чәй китерде, шулай ук без кара чәй янына шифалы үләннәр дә салабыз. Искиткеч тәмле чәй килеп чыга. Солдатларыбыз без пакетларга тутырган чәйләрне эчеп, тәннәренә дошманнарга каршы торырлык көч-куәт керсен, җиңү белән кайтырга язсын аларга. Кайбер көнне иртәнге 8дән киләбез, кайбер көнне төштән соң эшлибез”, - ди алар.  

Монда эш көйләнгән. Китапханәче белән сәнгать җитәкчесе хәрбиләргә багышланган стенд ясыйлар иде. Алар шулай ук үз эшләреннән бушауга, апаларга ярдәмгә киләләр.

 Мәдәният йортының фойесында бер өстәлдә кечкенә пакетларга чәй тутыру белән мәш киләләр. Шифалы үләннәрнең хуш исе бар җиргә таралган.

Башка өстәлдә маскировка челтәре өчен тасмаларны кисеп, әзерләп торалар. “Материалдан тасманы 2 метр итеп кисеп алабыз, аннары берәр метр итеп кисеп чыгабыз”, - дип аңлаттылар.
Каркас янында кара-каршы утырып, маскировка челтәре үрәләр. Челтәр үрү эшенә кайберләре: “Шәһәргә, “С любовью и молитвами” төркеменә барып өйрәндек. Баштан гына авыр кебек, аннары кул ияләшеп китә. Челтәрне квадрат итеп үрү җайлырак”, - диделәр.

Маскировка челтәрен башта 3 метр озынлыкта үргәннәр, аннары – 6, хәзер инде менә 7 метрлыны да башкарып чыктылар. 5 мең данәдән артык пакетларда чәй  әзерләнгән. Эш дәвам итә. “Зәй-Каратай авылы халкы актив, гел китереп торалар, чәйләрне, үләннәрне һәм башкасын. Булышырга чакырып, ватсап төркеменә язгач та, ничек тә булса ярдәм итү җаен карыйлар. Челтәрнең берсен отпускка кайткан МХО хәрбиенә биреп җибәрдек”, - ди Галия Насибуллина белән Гүзәлия Фәхретдинова.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 18 октябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев