Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Зеленая Роща мәктәбе коллективы СВОга даими рәвештә гуманитар ярдәм әзерли

Җиңү бәйрәме алдыннан Зеленая Роща мәктәбендә хәрби операциядәге солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән пакетларга хуш исле үлән чәйләре тутырдылар. Чәй составына безнең яктагы болыннарда һәм бакчаларда үстерелгән шифалы үләннәр - мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек, календула, карлыган яфраклары, җир җиләге кергән.

Моннан тыш актив укучылар белән чәй янына солдатларга дип тәм-том да җыелган. 

Әлбәттә, гуманитар ярдәмне укучылар кулы белән язган хатлар, Җиңү бәйрәменә дигән открыткалар да бизәде. 

Барысын да тартмаларга төяп, төргәкләп, шәһәргә «С любовью и молитвами» волонтер төркеменә илтеп тапшырдылар.

Әлеге төркемдәге волонтер апалар аларны якты йөз белән каршы алды, ярдәм итүләре, өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерделәр, укучыларны пирог һәм чәй белән сыйладылар.  

 

фотолар: мәктәптән

Язма тулысы белән «Заман сулышы» гзетында 15 май санында басылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев