Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Безнең шахматчылар алтын һәм бронза алып кайтты

Шахматчылар яңа сезонның беренче бәйгесендә дә катнашырга өлгерделәр.

Бәйге лениногорскилыларга зур уңышлар да китерде.
«Нефтьче шәһәрләр Кубогы» ярышлары 1 нче сентябрь көнне Баулыда булып узды. Регионара шахмат турниры – традициягә кергән бәйге, быел ул 23 нче кабат үткәрелде.

Зирәклек һәм тапкырлыкка көч сынашуларда Татарстан һәм Башкортостанның иң оста 93 шахматчысы көрәште. Алар швейцария системасы буенча 9 турда уйнадылар.

Шәһәребез шахматчылары призлы урыннар алды. Ир-атлар арасында безнең Николай Мукаев беренчелекне алуга иреште. Тагын ике шахматчы – Владимир Шуваткин һәм Марат Гыйләҗев регионара ярышларның иң оста биш шахматчысы арасына керде. Кызлар арасында Лаура Гыйльмурадова өченче призга лаек булды. Ленар Садыйков һәм Максим Пушкарёв бик кызыклы уен күрсәттеләр, дип хәбәр итә шәһәрнең 2нче спорт мәктәбе.

фотолар: шахмат мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев