Лениногорск йөзүчеләре Кубок өчен ярышты
Лениногорскиның «Юбилейный» бассейнында Кубок өчен традицион ярышлар узды.
Анда лениногорскилылар, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Урыссу йөзүчеләре катнашты.
Лениногорскилылар арасыннан бронза медальләрне Полина Сычева, Аскар Саримов, Раил Сафин, Константин Кожевников яулады.
Көмеш медальгә Екатерина Дьячкова, Әмир Саримов, Анастасия Кожевникова, Артур Петров, Анастасия Артемьева лаек булды.
Алтын медальне Артур Шәйхетдинов, Елизавета Шуманева, Лиана Шәйхетдинова, Иван Терентьев алды.
Команда ярышында Лениногорск командасы беренче урынны яулады.
Константин Капитонов, бассейнның өлкән тренеры
Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев