Лениногорск йөзүчеләре Татарстан Республикасы чемпионатында катнаштылар
Казанның «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча республика чемпионаты узды.
Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң көчле йөзүчеләр, шул исәптән халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсендәге йөзүчеләр дә бар иде.
Әлеге ярышларда Лениногорск данын «Юбилейный” йөзү бассейнында тәрбияләнүче ике спортчы - Иван Терентьев һәм Раил Сафин яклады. Безнең йөзүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иван Терентьев 200 метрга аркада йөзүдә абсолют зачетта иң осталар «унлыгына» керде, ә үз яшь категориясендә икенче урынны алды.
Раил Сафин комплекслы йөзү буенча 200 метрга узышларда дүртенче булды. Әлеге спортчыларның икесенең дә тренеры – Константин Капитонов.
Күптән түгел "Акчарлак" бассейнында Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Әлеге ярышлар Россия Федерациясе шәхси беренчелегенә кандидатлар сайлап алу бәйгесе дә иде. Зәңгәр киңлекләрдә узышуларда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 500 дән артык егет һәм кыз катнашты.
Лениногорск командасын «Юбилейный” йөзү бассейнында тәрбияләнүче 6 бала тәкъдим итте. Алар: Иван Терентьев, Раил Сафин, Артур Петров, Әскар Саримов, Анастасия Артемьева һәм Елизавета Шуманева. Шәһәребезнең яшь йөзү осталары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иван Терентьев 200 метрга аркада йөзүдә үз яшь категориясендә икенче урынны яулады. Раил Сафин 200 метрга баттерфляй белән йөзүдә көмеш призга ия булды. Анастасия Артемьева ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә, Елизавета Шуманева брасс стилендә 100 метр арада иң осталар «унлыгына» керде.
Лениногорск йөзүчеләренең тренерлары – Константин Капитонов һәм Екатерина Рәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев