Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида шәһәр башлыгы Кубогына бадминтон буенча турнир узды (+фотолар)

Әлеге ел саен уздырыла торган ярышларда шәһәр һәм район мәктәбе укучылары командалары катнашты.

Ярыш Россия һәм Татарстан гимнын тыңлаудан башланды. Ярышка Татарстан бадминтоны федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов, «Транснефть Прикамье» профсоюз комитеты рәисе Владислав Мусин, шәһәр бадминтон федерациясе җитәкчесе Олег Гәрәев, администрация вәкилләре килгән иде.

Шәһәр һәм районның авыл мәктәпләренә спорт залда баскетбол, бадминтон уйнар өчен наборлар тапшырдылар. 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 10нчы, 12нче лицей, Тимәш, Урдалы, Иске Писмән, Иске Куак, Кирлегәч, Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Сугышлы авылы мәктәпләренә бирелде. 

Ярышта барлыгы 170кә якын укучылар катнашты. Бадминтон ярышында җиңүчеләргә Грамоталар һәм медальләр тапшырылды. 1-4 сыйныфы кызлары арасында I урынга 5нче мәктәптән Екатерина Дьячкова, малайлар арасыннан Урмышлы мәктәбе укучысы Исмаилхон Джураев лаек булды. 

5-7нче сыйныф укучылары арасында I урынны кызлар арасында 2нче мәктәптән Анастасия Скудина, егетләр арасында 8нче мәктәптән Таһир Хайруллин алды. 
8-9нчы сыйныф укучылары арасында кызлардан I урын Дарья Решетовага, егетләр арасыннан 11нче гимназия укучысы Равил Ямалиевка бирелде. 

10-11нче сыйныф егетләре арасында 6нчы мәктәптән Марат Мифтахетдинов җиңү яулады. 

Команда беренчелегендә I урынны 5нче мәктәп командасы алса, II урын — 11нче гимназия һәм III урын 8нче мәктәп командасына бирелде. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев