Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Брассистлар көне»ндә йөзүчеләребез җиңүләр яулады (+фотолар)

Шәһәребезнең «Юбилейный» бассейнында брасс стилендә йөзүчеләр көне узды.

Лениногорскида «Брассистлар көне» республика күләм ярышлар буларак оештырылган иде. Бу көч сынашуларда «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче лениногорскилылардан тыш, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Зәй һәм Мөслимнән яшь йөзү осталары катнашты.

Стартка барлыгы 165 йөзүче чыкты. 2014-2016 нчы елгы спортчыларга — 50 метр, ә 2007-2013 нче елда туган йөзүчеләргә — 100 метр араны брасс стилендә йөзеп узышырга кирәк иде.

Бассейн хуҗалары кунакларга ачык йөз күрсәтсәләр дә, ярышларда чын спорт үҗәтлеге белән көрәштеләр. Бәйгенең нәтиҗәләре дә сөенечле булды. Безнең йөзүчеләр «Брассистлар көнен» 5 — бронза, 6 — көмеш һәм ике алтын белән төгәлләде. 

Бронза медальләргә Диана Петрова, Андрей Милый, Артур Шайхутдинов, Аделина Шиһапова, Кәрим Сәгдиев лаек булды.

Көмеш призларны Дарья Назарова, Варвара Малахова, Родион Олейников, София Шәйхетдинова, Елизавета Шуманева, Лиана Шәйхетдинова яулады. 

Анастасия Кожевникова йөзүчеләр арасында барган кискен көрәштә җиңеп чыгып, алтын медаль алуга иреште.

Шәхси беренчелеккә ярышлардан тыш, иллешәр метр арага дүрт йөзүчедән торган кушма эстафета ярышлары да булды. Лениногорскилылар бу бәйгедә дә сынатмады, медальләр җыелмасына тагын бер алтын өстәде.

Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев