Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида ике төр чаңгы ярышлары буенча Республика Беренчелеге узды

Лениногорскида ике төр чаңгы ярышлары буенча Республика Беренчелеге булып үтте.

Шәһәребезнең чаңгы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, медальләрнең барлык дәрәҗәдәгеләрен дә яулап алуга ирештеләр.

Яшь чаңгы осталары җәй көне дә, сезон җиткәнне көтеп тик кенә утырмый. Бу юлы алар К-48 һәм К-29 трамплиннарыннан сикерүдә һәм 2, 3, 5 километр арага кросс йөгерүдә көч, осталык һәм җитезлеккә ярыштылар. Республика Беренчелеге бәйгесендә барлыгы 59 спортчы катнашты. Алар үзебезнең Лениногорскийдан, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән җыелган иде.

Гадәт буенча мондый дәрәҗәле бәйгеләр тантаналы ярышлар парадыннан башланып китә. Республика Беренчелеге бәйгесен чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары буенча Татарстан Федерациясе Президенты Әнәс Вәлиев ачып җибәрде. Ул яшь чаңгы осталарына уңышлар теләп, канатландыргыч сүзләр әйтте.

Бәйгедә 2007 нче елда туган яшүсмерләрдән алып, 2013 һәм аннан да кечерәк яшьтәге чаңгычы малайлар һәм кызлар көч сынашты. 2007-2009 нчы елгы яшүсмер егетләр арасында җиңү һәм призлы урыннарны лениногорскилылар яулап алды. Җиңүче — Рузәл Яппаров, икенче урында- Захар Румянцев, ә Артём Зотеев — өченче булды. Бу елларда туган спортчылар арасында яшүсмер егетләр генә катнашты.

2010-2012 нче елда туган үсмер малайлар һәм кызлар арасында да шәһәребез чаңгычылары сынатмады, монда да алтын, көмеш һәм бронза медальләрне алуга ирештеләр. Рамил Мәннанов алтынга ия булды, тагын бер спортчыбыз Кирилл Гришин — көмеш призер, ә Ангелина Андреева һәм Эмил Вентнагель бронза яулап алуга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев