Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары узды

Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары узды.

Анда Әлмәт трамплинчылары белән Лениногорск спортчылары көч сынашты. Ярышларда 2006 нчы, 2012 нче елгы малайлар һәм кызлар катнашты.

2006-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында Дмитрий Милослов —беренче, Ярослав Иванов — икенче, Даниил Рохлин өченче урыннарны яуладылар. Шушы ук елларда туган кызлар арасында Ангелина Соловьева икенче урынга ия булды.

2009-2011 нче елгы спортчылар арасында да бик уңышлы чыгыш ясучылар бар. Узган сезоннарда да яхшы гына нәтиҗәләр күрсәткән Марсель Шәрәфиев — бронза призның хуҗасы.

2012 нче елгы һәм аннан кечерәк булган трамплинчылар да нәтиҗәләре белән бик сөендерде. Малайлар арасында Юрий Кондратьев алтын медаль яулап алды. Трамплинчы кыз балалар арасында да курку белмәс канатлы чаңгычылар бар. Аларның берсе — Риана Хлынова, Татарстан Беренчелеге ярышларында ул бронза алуга иреште.

Фото һәм мәгълүмат "Олимпия резервы" спорт мәктәбеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев