Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида Физкультурачылар көне узды (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Физкультурачылар көне уңаеннан спорт өлкәсендә хезмәт куйган лениногорскилыларны хөрмәтләделәр.

Барлык килүчеләрне дә Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова котлады. «Шәһәребез — спорт шәһәре, дип юкка гына аталмый. Лениногорскилылар олысыннан алып кечесенә кадәр спорт белән шөгыльләнә. Спорт — безнең тормышта мөһим урын алып тора. Бүген спорт өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен тренерларыбызга олы рәхмәт сүзләре әйтә торган көн. Алар тырышмаса, сезне илһамландырып тормаса спортчылар уңышларга ирешер идеме? Шәһәребез данын яклаган спортчыларга ныклы сәламәтлек, иминлек, киләчәктә дә югары үрләр яулап уңышка ирешүләрен телим»,-  диде ул. 

Шуннан соң, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен яшь егет-кызларга, физкультура укытучыларына, спорт мәктәпләрендә эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

 Рәхмәт хатларына Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә әйдәп баручы белгеч Алия Әхтәмова, 2нче спорт мәктәбендә хуҗалык мөдире Зөһрә Мостафина, 2 нче спорт мәктәбенең укыту һәм спорт буенча директор урынбасары Надежда Вахитова, 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Егор Жупиков лаек булды.

Мактау грамотасына хоккей буенча Нефтьче" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Руслан Галләмов, «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесенә 1 нче спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Анна Гамза, Альбина Латыпова, хоккей буенча «Нефтьче» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Мария Хәлиуллина, 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең бокс буенча тренер-укытучысы Артур Галиуллин ия булды.

Спортчыларыбызны бүләкләгән вакытта, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов та шәһәребез спортчыларын бәйрәм белән котлап, "Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Барчагызга да шәһәребез данын яклаган өчен, спортны үз иткәнегез өчен бик зур рәхмәт, исәнлек телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк, чөнки без — команда",- дип теләде ул. 

Физкультурачылар көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты 1 нче спорт мәктәбенең өлкән инструктор-методисты Алисә Шәйхетдиновага, 2 нче спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Сергей Михайловка, "Теннис Холл»да хуҗалык мөдире булып эшләүче Эльмира Илаловага, 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Майоровка, хоккей буенча «Нефтьче» спорт мәктәбе директоры Ринат Закировка һәм башкаларга бирелде. 

«Юбилейный» паркы спорт чараларына бай булды бу көнне. Яшь егет һәм кызлар, балалар, әти-әниләр төрле ярышларда катнашты. Шахмат, бадминтон, футбол һәм городки уеннары, теләүчеләр ГТО нормалары да тапшырды. 

Шунысын да әйтергә кирәк, бүләкләү барышында, инде ГТО нормаларын тапшырган 10 лениногорскилы алтын значок алды. 

Спорт акробатикасы бүлегендә тәрбияләнүче дүрт кызыбыз, халыкара һәм Бөтенроссия ярышларында катнашучылар, республика җыелма командасы әгъзалары — Элина Хәйруллина, Злата Ильина, Әмирә Нурмөхәммәтова, Алинә Зәйнуллина, шулай ук бокс бүлегендә тәрбияләнүче Дарья Антипова спорт мастерлыгына кандидат билгеләренә лаек булдылар.

«Юбилейный» паркында узучы Физкультурачылар көнендә иң күбе яшьләр иде. Аларның һәммәсе нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнә. Бәйрәм уңаеннан берничә егет-кызлардан нинди спорт төре белән шөгыльләнүләрен сораштырып та алдык.

Мәсәлән, 11 нче гимназия укучысы Ярослав Красников җиңел атлетика белән кызыксына, югарыга сикерү белән мавыга икән. Республикакүләм ярышларда икенче-өченче урын алуы турында дипломнары да бар. Тиздән «Кышкы Татарстан» дип исемләнгән ярыш көтелә, шунда беренче урынны яулап кайтырга һәм Бөтенроссия ярышында катнашу турында хыяллана. Спортның аның тормышында нинди роль уйнавы турындагы сорауга: "Спорт — минем өчен яшәү рәвеше. 9 яшьтән спорт белән шөгыльләнәм, ул миңа көч һәм куәт бирә. Мин бертуган абыемнан күреп, спортка кереп киттем. Чөнки ул да җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Бүгенге бәйрәмдә ГТО нормалары да бирдем, алтын значок иясе булырмын дип уйлыйм. 11нче сыйныфны тәмамлагач та, Казан шәһәрендәге спорт университетына укырга керергә телим. Хыялларым чынга ашсын иде",- дип уртаклашты ул. 

Ә менә 6 нчы мәктәп укучысы Руслана Вәлиева инде бер ел воллейбол уены белән кызыксына икән. "Әлеге спорт төрен үз итүемнең сәбәбе — әтием. Ул да воллейболга мөкиббән. Кечкенәдән аның уйнавын күреп үскәч, үземдә дә бу спорт төренә кызыксыну уянды. Физик культура буенча укыткан укытучыбызга безгә яхшы тәрбия, физик әзерлек биргәне өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мәктәпләр арасында гына үткәрелгән ярышларда бик актив катнашып киләм. Әле диплом һәм грамота иясе булмасам да, бәлки киләчәктә уңышка ирешеп булыр. Уку елы башлангач волейбол буенча ярышлар узачак, шуңа әзерләнергә, чыныгырга кирәк. Бәйрәм уңаеннан барчасын да бәйрәм белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек телим. Спорт — минем өчен яшәү чыганагы»,- диде ул. 

«Юбилейный» паркында үткән Физкультурачылар көне быел да һәммәсенең күңелендә якты мизгел булып калыр. Чөнки спорт өлкәсендә хезмәт куйган лениногорскилылар да, спортчылар да игътибарга лаек булды.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев