Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида городки уены узды (+фотолар)

Лениногорскида мөмкинлекләре чикле балалар городки уенында ярышты.

Уенда Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәренең Соколки поселогыннан килгән мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Аларны шәһәребездә городки уенын торгызучы Сергей Якшигулов сәламләде һәм барысына да уңышлар теләде. 

Бөгелмә командасы составында Соколки интернат-мәктәбеннән килгән Марсель Талмазовның Лениногорскига беренче тапкыр килүе икән. 

"Городки уенын да беренче тапкыр уйныйм. Бөгелмә шәһәрендә чаңгы ярышлары, футбол, волейбол уеннары бар, мондый төр уен юк. Гәрчә, бу уен турында ишеткән булсам да. Уен ошый, үзенә җәлеп итә, яхшырак өйрәнәсем килә. Тагын Лениногорскига килеп, яхшы уйнарга өйрәнеп, шәһәрара, республика күләм ярышларда катнашырбыз дигән өметтә калам",-дип уртаклашты ул. 

Лениногорск шәһәре 14нче коррекцион мәктәпнең физик культура укытучысы Юлия Баталова әйтүенчә:

"Үз шәһәребездә булгач, городки уены белән танышып өлгердек. Бер тапкыр күреп тә киттек. Ләкин ярышта, лениногорскилылар беренче тапкыр гына әле. Уен аларга бик ошады. Хыяллары, яхшы уйнарга өйрәнеп, ярышларда катнашып, шәһәребез данын яклау. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге уен мөмкинлекләре чикле балалар белән беренче тапкыр үткәрелә",-диде ул. 

Бөгелмә шәһәре командасыннан кызлар арасында Милена Теребинина — 3нче, Алена Вайсова — 2нче, Олеся Астафьева — 1нче урын алды. Егетләр арасында Вячеслав Блаженцов — 3нче, Марсель Талмазов — 2нче, Илья Блаженцов — 1нче урынга ия булды.

Лениногорск командасыннан кызлар арасында Алия Батырова — 3нче, Айзилә Кәримова — 2 нче, Ангелина Чернышова — 1нче урынга лаек булды. Егетләр арасында Тимур Булатов — 3нче, Артур Севелькаев — 2нче, Артем Табаков — 1нче урынны яулады. 

Нәтиҗәдә, беренче урынга — 110 бит ясап Лениногорск командасы, икенче урынга — 52 бит ясап Бөгелмә шәһәре командасы чыкты. 

Лениногорск шәһәрендә городки уенын торгызучы Сергей Якшигулов: 

"Егетләр, кызлар, сез мине шаккаттырдыгыз. Арагызда бер дә уйнамаган, әзерлек тә узмаган яшьләр бар. Барыгыз да яхшы уйнап күрсәттегез. Уен шәп узды. Сезне барыгызны да городки уены буенча узачак ярышларда көтеп калам. Иң элек, тагын да яхшы әзерлек кирәк, әлбәттә",-дип әйтте ул. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев