Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Лениногорск утлары» ярышы үткәрелде

Лениногорскида чаңгыда ике төр бәйге буенча «Лениногорск утлары» Бөтенроссия ярышы узды.

Илкүләм ярышларда 2007-2009 елгы яшүсмер егетләр, 2010-2013 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар катнашты.

Бәйгедә катнашу өчен Лениногорскига Әлмәт, Казан, Уфа, Кудымкар, Екатеринбург һәм Нязепетровск шәһәрләреннән барлыгы 90 спортчы килгән иде. Ярышлар парадын трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярышлар буенча Татарстан Республикасы Президенты Әнәс Вәлиев һәм Татарстан Республикасының кышкы спорт төрләре бүлеге башлыгы Любовь Королева ачты. Бәйгенең тантаналы өлешеннән соң трамплинчылар көч сынаша ашлады. 

Лениногорскиның 2007-2009 нчы елда туган спортчылар арасында ярышкан ике канатлы чаңгычысы НS-52 трамплинында призлы урыннарны яулап алды. Аларның берсе — Рүзәл Яппаров, ул көмеш медальгә ия булды, ә икенчесе -Егор Шамеев бронза алуга иреште. Спортның бик ныклы ихтыяр көче, кыюлык таләп итүче бу төре белән үсмерләрнең икесе дә берничә ел дәвамында шөгыльләнә. Республика күләм һәм җирле бәйгеләрдә күп тапкырлар катнашып, шактый гына уңышларга ирешкәннәр. 

«Лениногорск утлары» бәйгесе – традицион төс алып килүче ярышлар. Мондый бәйгеләрдә шәһәребез трамплин спортының яңа исемнәре дә ачыла. Мәсәлән, 2013 нче елда туган һәм аннан да кечерәк кыз балалар НS-32 трамплинында көч сынашты. Бу ярышлар Лениногорскиның тагын кечкенә трамплинчы- йолдызчыгын кабызды дияргә була, безнең спортчыбыз Рада Нотфуллина бронза медаль яулап алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев