Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Милләтләр кроссы — 2024» узды (+фотолар)

Лениногорскида быел да, традиция буенча, «Милләтләр кроссы-2024» узды.

И. Хәсәнов исемендәге спорт комплекс территориясендә үткән кросста биш йөзгә якын кеше  – шәһәр мәктәбе укучылары, уку йортлары студентлары, оешма-предприятие һәм җирле хакимият хезмәткәрләре катнашты.

Йөгерергә килүчеләрне иң беренчеләрдән булып Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов сәламләп:

"Лениногорскилылар, барчагызга да бүгенге милләтләр кроссында беренче урын яулавыгызны телим. Мондый төр чаралар үткәрү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару бүгенге көндә бик популяр«,- диде ул.

Шулай ук, 18 яшь лениногорскилыга районыбызның спорт тормышында актив катнашкан өчен стипендия дә тапшырды. 

2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шәһәребездә яшәүче актив гаиләләр төрле чараларда катнаша. Шул исәптән, спорт чараларында. Мәсәлән, ел башында Зәй-Каратай авылында яшәүче Әхмәтҗановлар, Якуповлар һәм Вәлиевлар гаиләсе ГТО нормативларын тапшырган. Әлеге өч гаиләгә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» булуның алтын значоклары да бирелде. Шулай ук, җиде яшь лениногорскилы да алтын значокларга лаек булды. 

Кроссның официаль өлеше тәмамлангач, барчасы да йөгерергә әзерләнде. Иң беренчеләрдән булып шәһәр хакимияте вәкилләре, Марат Гирфанов үзе дә йөгерде. 

Шуннан соң, шәһәр мәктәбе укучылары, уку йортлары студентлары, оешма-предприятие хезмәткәрләре йөгерде.

Быелгы "Милләтләр кроссы"нда да Гаилә елы традициясен дәвам итеп, 4 гаилә катнашырга теләк белдерде. Гаиләләр арасында, инде ничә ел рәттән спорт чараларында актив катнашып килгән гаилә бар. Ул — Халиковлар гаиләсе. Быел да, 7нче мәктәпнең икенче сыйныфында укучы Инсаф белән әтисе Ленар иң беренче килеп, җиңүче булдылар.

Гаилә башлыгы Ленар Халиков:

"Кечкенәдән спортны үз итәм. Шәһәрдә узган барлык спорт чараларында катнашырга тырышам. Хәзер бигрәк тә. Чөнки иптәшкә улым бар. Аның белән инде ничә спорт чарасында катнашып беренче урыннарны яуладык. Быелгы "Милләтләр кроссы«нда улым катнашырга теләк белдермәсә дә, бик озак «ялындым» үзенә. Юкка булмаган, менә җиңү дә яуладык«,- дип уртаклашты ул. 

Ел саен кросста олы яшьтәге, икенче төрле әйтсәк, «өченче» буын «яшьләре» дә йөгерде. Алар арасында иң беренчеләрдән булып финишка Фәридә Усманова килеп җитте. Ул да, олы яшьтә булуына да карамастан төрле спорт чараларын калдырмый. 

Чара кросста җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды, барчасына да Дипломнар бирелде. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Фотолар Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән дә алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев