Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Россия чаңгы юлы — 2024» узды (+ бик күп фотолар)

Лениногорскида узган «Россия чаңгы юлы — 2024» ярышында 100дән артык чаңгычы катнашты.

Аларны район  Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова сәламләде һәм ярышта уңышлар теләде. 

Чаңгы ярышы ачылу тантанасында, шулай ук, шәһәрнең спорт тормышында актив катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хатлары, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәгәннәргә таныклык һәм медальләр дә тапшырылды. 

«Россия чаңгы юлы» шәһәребездә ел саен уза. Шәһәрнең мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары, оешма-предприятие хезмәткәрләре, чаңгы шуу белән мавыгучылар актив катнаша. Шимбә көнне дә халык күп җыелган иде. 

Ярышны хатын-кызлар башлап җибәрде. Иң элек мәктәп укучылары, аннары студент кызлар, алардан соң эшче хатын-кызлар шуды. 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында, беренче урынны Фәридә Усманова, 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында икенче урынны Эльмира Шакирҗанова яулады. 

Эльмира Шакирҗанова «Бәкер» шифаханәсендә тренер булса, аның тормыш иптәше Ильшат Шакирҗанов «Лениногорскгаз» идарәсендә эшли. Алардан бүгенге чаңгы ярышында катнашулары, хис-кичерешләре турында сораштык. 

«Чаңгы ярышында катнашырга бик ошады. Күпме көч-куәт алдым. Гаиләбез белән дә чаңгы шуу белән мавыгабыз. Мондый төр ярышларда ел саен катнашып киләбез. 2023 елда үткән чаңгы ярышында беренче урынны алган булсам, бу елны инде икенче урынга лаек булдым», - ди Эльмира.

Ильшат Шакирҗанов мондый төр ярышларның үткәрелүе хакында: «Олы яшьтәге кешеләр өчен, яшь буын өчен дә файдалы. Шул ук вакытта, барча халыкны да беләштерә мондый төр спорт чаралары. Һава торышы да ни гаҗәп, яхшы бүген, күктә кояш, әзрәк салкынча. Чаңгы ярышын оештыручыларга бик зур рәхмәт»,-  диде ул. 

Лениногорскида «Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") оешмасында торучы яшьләр дә шактый. Аның җитәкчесе Марина Марчина әйтүенчә: «Беренчеләр хәрәкәте» шәһәребездә узган "Россия чаңгы ярышы"н читләтеп үтә алмады. Шәһәребездә генә түгел, ә бөтен Россиядә үтә бит бу ярыш. Чаңгы ярышында ел саен катнашырга тырышабыз. Без — беренчеләр, спортчылар булмасак та, спортны яратабыз, сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз. Үз мисалыбызны үсеп килүче яшь буынга мисал итеп күрсәтәбез",- ди ул.

Кыш айлары җиткәч, гаиләсе белән чаңгы шуарга чыгулары белән уртаклашты. «Кәефләр әйбәт, тышта кояшлы, саф һава. Ярышта беренче килмәсәм дә, соңгы булып та килмәдем», - диде Марина. 

Ир-атлар да актив булдылар. Алар арасында мәктәп укучысыннан башлап, олы яшьтәгеләргә кадәр бар иде. Мәсәлән,  10 нчы мәктәптә информатика укытучысы булып эшләүче Ленар Халиков, аның улы 7 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучысы Инсаф Халиков, шәһәрдә нинди спорт чарасы үтмәсен, һәр елны катнашалар.

Лениногорскида үткән «Россия чаңгы юлы — 2024» быел да уңышлы узды. Иң мөһиме, һава торышы алдатмады. Барысы да, хатын-кызлар булсынмы ул, ир-атлармы, әзерләнеп килгән. Шәһәребездә спортны яратучылар шактый икән, дип уйлап куйдым. Яратмыйча, шәһәребез — спорт шәһәре, дип юкка гына әйтмиләр бит. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев